- Кыяфәтеңне көзгегә барып кара әле. Нәрсә булды, улым? - Күлләвеккә егылдым. - Яңа чалбар беләнме? - Мин аны салырга өлгермәдем шул.
* * *- Суганның кабыгы нигә үтә күренмәле була? - Күзәнәкләрен микроскоптан әйбәтләп карау өчен.
* * *- Без кайсы якка таба йөгерәбез соң? - Көньякка. - Каян беләсең? - Йөгергән саен эссерәк була бара ич.
* * *Әнисе улыннан: - Мәктәптә нигэ озак тоткарландың? - дип сорый. - Мин түгел, ә кыңгырау тоткарлады, әнием.
* * *Укытучы: - Син нигә өйгә бирелгән эшеңне үтәмәдең? Укучы: - Сезне кызгандым. Минем дәфтәрдән башка да 39 дәфтәр тикшерәсегез бар бит!
* * *- Ишеттегезме, милиция минем урлап качкан угрыны тоткан. Аның янына төрмәгә кереп чыгарга кирәк әле. - Ник? - Минем машинаны ничек кабыза алды икән ул, шуны сорарга
* * *- Инспектор, бер тапкыр кызыл утка тукталмаган өчен бәйләнмәгез инде. Аның каравы мин әллә ничә тапкыр яшелгә тукталдым!
* * *- Мин бер генә көн дә авырып ятканым булмады, чөнки яшәү рәвешем тәртипле иде. 20 яшьтән 40 яшькә кадәр һәр көнне 21 сәгатьтә йокларга ятам, иртәнге 6да торам һәм 8дән 17 сәгатькә кадәр эшли идем. Мин гади, тупас ризык ашамадым, көн саен бер сәгать спорт белән шөгыльләндем… - Гафу итегез, ә сез төрмәдә нәрсә өчен утырдыгыз? |