Мәҗлестә өстәлдән эскәтерне тартып алмакчы булган бер сәрхушнең аяк астыннан юллыкны тартып алганнар ди.
* * *Кечкенә Гали мәктәптән елап кайтып керә: - Әтием, безне мәктәптә алдалыйлар! - Кем алдый, нәрсә? - Укытучы апабыз. Кичәгенәк икегә икене кушкач дүрт була дигән иде, ә бүген өчкә берне кушкач дүрт була ди...
* * *Кайбер урындыкларның сыйфаты утырып еларлык булса, диваннарныкы - ятып еларлык.
* * *- Мәктәп укытучысы булып эшләр өчен өч сәбәп бар: июнь, июль, август... - Ә булмас өчен? - Тугыз: сентябрьдән алып - майга хәтле...
* * *Агач биш ай буена ямь-яшел булып тора. Яшеллеген саклый. Әмма, ул сап-сары булып калсын, өстендәге бар киемен салсын өчен, бер көн, бер төн дә җитә... Һәм, киресенчә. Биш ай буена ул шәп-шәрә булып, "кайгыдан каралып" тора. Ләкин, ул кабат "яшел күлмәген" кисен өч н бер якты, җылы иртә дә җитә...
* * *Гел диванда утырган ирне дә: "Хатынының җилкәсендә утыра", - дип әйтүләре мөмкин.
* * *- Фәрди, нишләп сездә ясмык үсми? - Чәчмәгәч!.. - Ә нишләп чәчмисез? - Үсмәгәч!..
* * *Фотограф - рәсемгә төшәргә килгән ханымга: - Фотоны зур итеп эшләргәме, кечкенә итепме? - Кечкенә итеп. - Алайса, елмайганда авызыгызны шулкадәр киң итеп ермагыз. |