Яр буенда рәссам пейзаж ясый. Аның янына аталы-уллы ике турист туктала. Әтисе улына: - Менә, улым, күрдеңме, фотоаппараты булмаган кеше ничек интегә!
* * *-Менә сиңа табышмак. Бер кеше түгәрәк эченә йөгереп керә дә, кулларын як-якка җәеп, чүгә-сикерә: "Кызыл, зәңгәр, сары, яшел, шәмәхә!" - дип кычкырып йөри башлый. Ул нәрсә була? - Юләрләр йортында дискотека.
* * *Үтергеч кызык мәзәкләр белүче бер кеше булган. Ул мәзәк сөйләсә кешеләр көлеп үләләр, имеш. Шушы сыйфаты өчен аны Англиядә асып үтерергә хөкем итәләр. Асар алдыннан соңгы теләген сорыйлар.
* * *"Мәзәк сөйләргә рөхсәт итегез", - ди теге. Рөхсәт итәләр. Бөтен кеше көлә-көлә тәгәрәп үлә, ә бу үз юлы белән китеп, Франциягә барып чыга. Теге хәл Франциядә дә кабатлана һәм бу кеше Русиягә эләгә. Аны биредә атарга хөкем итәләр. "Соңгы теләгең?" – диләр. "Мәзәк сөйләргә рөхсәт итегез". Сөйли. Аны атып үтерәләр. Өч көннән аны атучылар көлеп үлә.
* * *Бер хатын ире янына төрмәгә килә һәм, аңа документ күрсәтеп, болай ди: - Бу - безнең аерылышканлыгыбыз турындагы таныклык. Хәзер син ирекле.
* * *Бер тоткын - икенчесенә: - Хөкем карары укылганда ник аягүрә торасы? - Карар укылганнан соң бик озак утырасы булганга күрә.
* * *- Үбешү бик зыянлы икән. - Ник алай дисең? - Кичә директор хатынын үбүем аркасында алгы ике тешемнән колак кактым.
* * *Гадәттән тыш тәрбияле, нәзәкәтле бер егет кунакта төн уртасына кадәр тоткарлана. Ул китәргә дип киенеп беткәч кенә коеп яңгыр ява башлый. - Кайтып йөрмә, кунып кал, - диләр аңа йорт хуҗалары. - Рәхмәт, - дип җавап бирә егет һәм бер минуттан юкка чыга. Таң алдыннан ул манма суга баткан хәлдә тагын шушы йортка килеп керә. - Кайда югалдың? - дип сорый аннан хуҗа. - Кайтып бүген өйдә куна алмыйм дип, әнине кисәтеп килдем. |