- Әлү, Санияне чакырыгыз әле. - Ул чыкты. - Кая? - Кияүгә.
* * *Кешесез утрауда 10 ел яшәгәннән соң Робинзон дөньяда ямьсез хатыннар булмый дигән нәтиҗәгә килде. Ә тагын 10 елдан соң ямьсез ирләр дә булмый икән дип уйлый башлады.
* * *Стоматолог кабинетка килеп кергән сылу туташка: - Анадан тума калганчы чишенегез, мин сезне хәзер карыйм. Кыз, нәфрәтләнеп: - Ә нишләп мин бөтен киемнәремне дә салырга тиеш, минем бит тешем генә сызлый! Врач, бераз уйланып торганнан соң: - Әйе, сез хаклы. Оекларыгызны салмасагыз да була.
* * *Хатыны: - Күз алдыңа китерәсеңме, безнең күршедә яшәүче хатын тагын корсакка узган. Ире: - Анысы синең эшең түгел. Хатыны: - Ә кемнеке? Бәлки синекедер?
* * *Төрмәдәге тоткын камерадашына: - Бу закон дигәннәре бигрәк сәер һәм аңлаешсыз нәрсә инде. Менә мине бер кирпеч ипи урлаган өчен төрмәгә утырттылар, ә хәзер үзләре миңа көн саен бушлай бер кирпеч ипи бирәләр.
* * *Шәфкать туташы - авыруга: - Сүндерегез телевизорны һәм тиз генә караватка! Авыру: - Өстебезгә килеп кермәсләр микән?
* * *- Хатын, күгәрченкәем, пиджагымны бир әле, матурым. - Ә кайда соң ул синең бәгырь кисәгем? - Алгы бүлмәдә булырга тиеш, кадерлем. Кичә син мине ник соңга калып кайттың дип швабра белән кыйнаганда мин аны шунда ташлап калдырдым бугай, куянкаем.
* * *Милиционер - зыян күрүчегә: - Сез җинаятьчене тасфирлап бирә аласызмы? - Әлбәттә: озын буйлы, башы пеләш, сакал-мыеклы... - Ир кешеме, хатын-кызмы? |