Гөлназ ихласланып дәрес әзерли. Өйгә бирелгән шигырьне ятлый, "Каргага тәңре кайдандыр бер кисәк сыр җибәргән." Шул урында туктап кала да әтисеннән сорый: - Әти, дөньяда тәңре бармы ул? - И-и-и, кызым, сыр бармы? - дип сора син.
* * *Табигать белеме дәресендә укытучы укучыдан: - Алманы кайчан жыйсаң әйбәтрәк? - дип сорый. - Бакчада эт булмаганда, каравылчы кунакка киткәндә, - ди укучы.
* * *- Әминә, син карнавалда беркем дә танымасын өчен нинди кием киясең? - Чиста итеп битемне, кулымны юам, барлык өзелгән төймәләремне тагам, аяк киемемне ялтыратам, күлмәгемне үтүклим, шуннан мине беркем дә танымас.
* * *Урамда уйнап йөруче Әнвәргә Әнисә: - Әле генә синең дәү әниеңне күрдем, - ди. - Кайда? - Кибеттэ. - Нишли иде ул анда? - Ул ике зур шоколад һәм бер килограмм кәнфит сатып алды. - Ярый, миңа кайтырга вакыт, - ди Әнвәр. - Кай ашыгасың? - дип гаҗәпләнә Әнисә. - Уйнап бетермәдек ич әле! - Кайтам, дәү әнине Яңа ел белән котлыйсым бар…
* * *Яңа ел алдыннан Марат әнисеннән: - Әни, кыш бабай хәзер кая ул? - дип сорый. - Ул бик еракта, улым, төньякта. - Ул һәрвакыт шунда яшиме? - Әйе, улым. - Алайса, анда һәр конне балаларга Яңа ел бүләге бирәләрдер.
* * *Укытучы чаңгыда баручы малайны туктатып: - Дорес бармыйсың. Мин сезгә ничек өйрәттем? Яле, исеңә төшер. - Бер аяк алга йөгерә, икенчесе аны куып җитә.
* * *Кечкенә Гали кибеткә шнур алырга килә. Кибетче аннан: - Сиңа нинди шнур кирәк? - дип сорый. - Миңа… берсе сул кроссовкага, берсе уң кроссовкага, -ди малай.
* * *Лагерьда. Палатага коңгыз алып кереп, кечкенә Ленарга күрсәтәләр. - Менә кара, бу коңгыз. - Исәнме соң ул? - Юк, үлгән. - Вакытында ашатмаганнардыр аны… |