Авыру, коты алынып: - Доктор, сез анда нәрсә язасыз: диагнозмы? Доктор, күтәренке рух белән: - Һич тә хафаланмагыз, бу диагноз түгел, бу некролог кына...
* * *- Бу сакал ничек шулай озын булып үсте дисезме? Миңа хатын яңа электр кырынгычы бүләк иткәч, мин гади кырынгычны чүплеккә чыгарып ташладым. - Ә электр кырынгычын кулланмадыгызмы? - Әлегә юк, авылга электр керткәннәрен көтәм.
* * *Милиция бүлегенә исерек хатынны алып киләләр. Милиционер: - Син кем? - Минме? Мин кар кызы! - Нинди кар кызы? Үзең лыгыр исерек, җитмәсә астыңа сигәнсең! - Мин симәдем, мин эри башладым...
* * *- Вәли, фу-у, нинди сасы ис чыккан синең монда? - Лилиядәндер - Нәрсә, шиңгән-мени? - Юк, киемен алыштыра.
* * *Әнисе: - Улым, инде сәгать ун тулды, ә син һаман йокламыйсың. Әтиең эштән кайтып керсә нәрсә дияр? Улы: - "Хатын, ашарга нәрсә бар?" - диячәк.
* * *- Доктор, миңа сыра эчәргә ярыймы? - Сез нәрсә, нинди сыра? - Ә киләчәктә? - Сез нәрсә, нинди киләчәктә?!
* * *- Доктор, минем йөрәгем тәртиптәме? - Тәртиптә, тәртиптә. Ул сезгә соңгы көннәрегезгә кадәр хезмәт итәчәк.
* * *- Нишләп синең кулларың пычракка баткан, ә ике бармагың чип-чиста? - Мин сызгырырга өйрәндем. |