Балалар туганда шундый кечкенә, нарасый, гөнаһсыз булып туалар. Алар йөри, сөйләшә белми. Ләкин, шайтан алгыры, аларны еларга һәм кычкырырга кем өйрәткән?!
* * *Илебез пионерлары быел дәүләтебезгә 50 мең тоннадан артык тимер ватыклары җыеп тапшырдылар. Хәзер ул ватыклар арасыннан танкистлар, тракторчылар һәм машинистларны аралап алу эшләре бара.
* * *- Туташ, сезнең муеныгыз нәкъ аккошныкы инде менә! - Шундый ук нәфисме? - Юк, шундый ук озын һәм кәкре.
* * *Ул шундый куркыныч, шундый куркыныч иде ки, паспортын кимергәндә хәтта күселәр дә аның фотосына тияргә курыкканнар.
* * *Автобуста салмыш мужик билет алыр өчен акча эзли. Кесәләрендә бик озак актарынгач, ниһаять, бер сумлык тимер акча таба, ләкин аны идәнгә төшереп җибәрә. Акчаны эләктереп калырга дип капыл гына аска иелгәч... ямьсез аваз чыгара. Мужик, һава бозуына уңайсызланып, бөтен автобуска ишетелерлек итеп: - Авызыңа төкерим, нервылар бер тиенгә ярамый.
* * *Бик каты махмырдан соң ике ир чәй эчеп утыра. Берсе: - Безнең тормыш менә шушы чәйле кружка кебек инде. - Ник алай дисең? - Анысын мин каян белим! Мин бит сиңа философ түгел.
* * *Вәли мәктәптән өенә кайтып кергәч: - Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм! - Нишләп? - Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр.
* * *Абрам Изя янына керсә, тегесе стенадан обойларны кубарып маташа. - Нәрсә, Изя, обойларыгызны алыштырасыңмыни? - Юк, яңа фатирга күчәм. |