Хуҗа - кунакка: - Син, Аллага шөкер, китәсеңме, әллә, Алла сакласын, тагын беразга каласыңмы?
* * *Теш врачлары да ялгыша. Ләкин бер кешене дәвалаганда мондый ялгышулар 32 дән артмый.
* * *- Әни, мине мәктәптә кандала дип үчеклиләр. - Улым, аяк астында чуалма әле, ялгыш өстеңә басып сытылуың бар.
* * *Бу тапшыруның спонсоры - Чернобыль кошчылык фабрикасы. Русиянең иң яхшы гербларын алар үстерә.
* * *- Әти, бүген кичкә машинаңны биреп тор әле. - Нәрсәгә ул сиңа? - Бер кыз белән очрашабыз. - Ал, ләкин аның бензины беткән. - Ә безгә бензинның кирәге юк.
* * *- Әни, мин табуретканы ваттым! - Исең китмәсен, балам. Берәр җиреңне авырттырмадыңмы? - Юк! - Ә ничек ватылды соң ул? - Мин аңа синең видеокамераң белән суккалаган идем.
* * *Тәнкыйтьче - режиссерга: - Кичә сезнең премьерагызны карагач төне бу керфек какмадым... - Спектакль шулкадәр тәэсир иттемени? - Юк. Театрда йокыны туйдырып кайтканмын. |