Таң атканда басудан чөгендер урлап кайтып килүче Җантимер, капкадан керүгә йонлач бер нәрсәгә сөрлегеп, сыртына барып төште. Башын күтәрүгә теге нәрсәнең карт кәҗә булуын абайлап, ул бер кулы белән ярылган башын тотып, икенчесе белән теге казаның мөгезенә ябышты: – Чабам, заразы, кая балта?! Чыннан да, чабасы иде, ләкин шулвакыт өйдән хатыны Хәлимә атылып чыкты. – Тимә дим, тимә, тимә! Бер гаепсезгә харап итәсең бит! – Менә кара, башымны ярды бу хайван! – дип җикерде Җантимер күзләре белән балта эзләп. – Үтерәм кабахәтне! – Тиеп кенә кара, әни үлеп ярата аны, үзең җавап бирерсең! – дип Хәлимә ярсыган ирен тынычландырырга азапланды. Ахыр чиктә Җантимер җиңелде һәм ачуыннан чөгендер тулы капчыкны бичара кәҗә өстенә томырып, йокларга кереп китте. Хәлимә исә сыер саварга дип лапаска атлады. Инде ярар, булды бугай дип, бу әрләшүгә шушы урында нокта гына куясы иде дә бит. Ләкин... Бер сүзне дә колак читеннән үткәрмичә әлеге ызгышны тыңлап торган күршедәге Әсмабикә шул ук минутта югары очта яшәгән Хәлимәнең әнисе Бибисарага чыгып йөгерде: – Биби, тыңла тизрәк! Киявеңне әйтәм, балта белән урталай яра иде, валлаһи, кызыңның җанашын. Тиеп кенә кара, әнигә үзең җавап бирерсең дип Хәлимәң чак-чак аралап калды. Әмма теге адәм барыбер киявеңнең башын ярып өлгерде. Җә, инде нишлисең?! – диде ул, утка керосин сибә алуына шатланып. Бибисара киявен караватыннан өстерәп төшергәндә, әле тегесе рәтләп йокыга да китмәгән иде. – Син, юньсез, нишләп кызымның кунагын балта белән тураклыйм дип өркетәсең! – дип ут чәчте ул, Җантимернең изүеннән дер селкетеп. – Сине төнлә караклыкта йөргәндә бәреп үтерсәләр, хәзерге заманда кызыма юньле кияү каян табыйм ди мин, җавап бир, эт җан?! Әбисенең кырыс холкын бик яхшы белгән Җантимер, берни аңламаса да, яхшы чакта өйдән тизрәк чыгып таю ягын карады. Дөрес, тавышка килеп кергән Хәлимә кәҗә белән булган хәлне аңлатып бирде-бирүен. Бераздан киявен печәнлектән эзләп тапкан Бибисара: – Кияү, бераз кызыбрак киттем бугай, – дип гафу да үтенгәндәй булды. Тегесе: – Шулайрак булды шул, – дип ризалашты да кебек. Әмма бер яктан әби белән кияү, икенче яктан ир белән хатын арасыннан кара мәче узарга өлгергән иде инде. “Аһ, бу әрем телле Әсмабикәне!.. Ну, күрсәтәм әле мин сиңа!” – дип ысылдады ачуыннан күгәренгән Бибисара. Әсмабикәнең кызы аның күршесендә генә яши. Кияве дә төннәрен каядыр югалып йөри. Колагын яхшылап торгызганда, Бибисара, шәт, бер-бер нәрсә ишетми калмас. Ә инде ишетсә, күрше-күләнгә барын да түкми-чәчми сөйләп бирергә осталыгы җитәрлек. Сөбханалла, авылда Бибисараның әче телен бик яхшы беләләр. Икенче көнне Җантимер басуга чөгендер урларга киткәндә мур кыргыры карт кәҗәне лапаска ябып, яхшылап арканлап калдырды. Бер абынды бит инде, җитәр... Илдар ХӘЙРУЛЛИН, Түбән Кама. www.tatyash.ru |