Кышкы салкыннардан соң, җылымса көннәргә кереп барганда, үз көенә тыныч кына яшәп яткан авылны аякка бастырган шаккатыргыч бер вакыйга килеп чыкты: унбер ел буе аракыны авызына да алмаган Әлфәрит яңадан эчә башлады. Урамнар шундук бушап калды, кичләрен яшьләрнең күңелле шау-шуы ишетелмәс булды. Әзмәвердәй Әлфәритнең дуамал холкын яхшы белүчеләр планда булган туйларын кичектерделәр. Кибет тирәсендә берән-сәрән күренгәләүчеләр арасында: “Юньлегә түгел бу, газга бәяләр тагын артыр ахры”, – дигән сүзләр ишетелгәләде. – Аның эчүе бер бәла, безнең телевизорны ясап өлгермәде, дөмеккере! – дип зарланды пеләш Шәүкәт. – Телевизорсыз торып була, син менә сепаратсыз яшәп кара! – дип ут чәчте Чәүкә Хәнифәсе. Әлфәрит эчмәгәндә авыл халкы унбер ел буе кайгы-хәсрәт күрмәгән икән. Менә хәзер, шундый оста эчүгә сабышкач, халык, ниһаять, башына нинди афәт килгәнен сиземли башлады. Әйтергә генә ансат, районга кырык чакрым бит. Әле билгесез: мең бәлаләр белән район үзәгенә барып җиткән хәлдә дә әйбереңне син теләгәнчә ясап бирәләрме, юкмы? Ясыйлар икән, тагын акча кирәк. Ә куна калсаң, туган-тумача, таныш-белешкә күчтәнәчкә тагын расход. Ә Әлфәрит барча электр нәмәрсәләрен җан кертә белгән бердәнбер оста иде. – Нәрсә дип әйтергә дә белгән юк, әллә берәр кайгысы бар микән? – дип баш ватты пеләш Шәүкәт. – Шайтан кайгысы да юк! – дип чәрелдәде Чәүкә Хәнифәсе. – Аңарга Пәрәвез Мәймүнәсе кызы Вәсимә кырт итеп атказать иткән, шуңа эчә башлаган! Бу яңалык ишетелүгә тирә-яктан: – Нинди атказ ди ул?! Без монда причум?! Сепарат әйләнми, өйдә сөт әчеп ята! – дигән ачулы тавышлар яңгырый башлады. Ахыр чиктә җеннәре кузгалган халык көтүе белән Пәрәвез Мәймүнәсенең өен штурмларга китте. Капка дөбердәгән тавышка халык каршына Мәймүнә кызы Вәсимә үзе чыкты. – Син, чибәркәем, безнең Әлфәритне кире кагып, барча авыл халкына каршы чыкканыңны беләсеңме?! – дип чәрелдәде Чәүкә Хәнифәсе. – Белсәң, менә, күр, каршыңда ничәмә еллар ир көен көйләп яшәгән хатыннар басып тора. Шуңа күрә дип әйтүем, сиңа да, бәбкәм, халык соравы буенча Әлфәриткә берәр тапкыр кияүгә чыгып керсәң, пычагым да булмас! Хәнифәнең очкыннар уйнатып Вәсимәне тинтерәтүен Пәрәвез Мәймүнәсе капка ярыгы аша күзәтеп торса да, талашырга чыкмады, нишләптер, аягы тартмады. Үзенең өендә дә тавышсыз калган телевизор бар чөнки, аннан Вәсимәсенә дә утыз тулып килә. – Эчмәгәе тагын, бер дә борчылма, без аны бик тиз айнытырбыз! – дип тынычландырды Мәймүнә урамнан елап кергән кызын. – Халыкка каршы чыгып булмый, ризалашмый ярамас, кызым. Иртәгесен бер кулына ватык үтүк тоткан, икенче кулы белән кызы Вәсимәне җитәкләгән Пәрәвез Мәймүнәсенең Әлфәритләргә кереп баруын күрделәр. Бу хәбәрне ишеткәч, авыл халкы җиңел сулап куйды. Димәк, тагын бер афәттән котылдылар, димәк, тормыш элеккечә үз көенә дәвам итәчәк. Илдар ХӘЙРУЛЛИН, Түбән Кама. www.tatyash.ru |