Бер көнне почта тартмасына мондый эчтәлекле хат тыгып киткәннәр: “Сезне кызыксындырган мәгълүмат биргән өчен сез түбәндәге адрес буенча... 20 сум 00 тиен акча күчерергә тиеш. Пени хат җибәрелгән көннән үк исәпләнә башлый. Белешмәләр өчен телефон... “Фактура” фирмасы” Билгеле инде, чылтыратам мин боларга: – Ул ниткән 20 сум тагын? – Без белешмә биргән өчен сез түләргә тиешле сумма. – Минем сездән бернинди белешмә сораганым юк бит! – Элек юк иде, ә менә хәзер сорадыгыз. – Ләкин мин бит сезгә белешмә алыр өчен чылтыратмадым. – Ә нәрсә өчен? – Ниткән 20 сум ул тагын дип чылтыратам мин сезгә! – Менә-менә! Без сезгә нәкъ менә шул хакта мәгълүмат бирәбез дә инде. – Нәрсә, сез миннән ни өчен 20 сум акча каерырга җыенасыз дип сораган өчен мин 20 сум түләргә тиешмени? – Юк. Киресенчә: ни өчен 20 сум алганнарын белешкәнегез өчен сез безгә 20 сум тиеш. Бу түләү турындагы мәсьәләне кем, кайчан һәм кем белән килештерде дип сорамакчы идем, вакытында тыелып калдым: тукта, минәйтәм, я бу сорауга биргән җавапларын мине кызыксындырган мәгълүмат дип теркәп куярлар. Шулай да, түзмәдем, сорадым: – Сездә намус дигән нәрсә бармы? – Әгәр сезне бу мәгълүмат кызыксындыра икән... – Юк, юк! – мин әйтәм. – Җавап бирергә кирәкми. Мин болай да беләм!.. Кыскасы, әгәр берәрегезне әлеге “Фактура” фирмасының кайдалыгы кызыксындыра икән, адресын бирә алам. Ләкин түләү алдан. Башта миңа 20 сум акча күчерегез. С.КОНДРАТЬЕВ. www.tatyash.ru |