Чикерткә – филгә: – Фил, син бигрәк зур һәм котсыз инде, әйеме? Ә менә мин кечкенә булсам да бик матур. Фил, бер адым алга атлап: – Идең...
* * *2020 нче елда чыккан “Сәясәттә кемнәр бар?” дигән китаптан: “Горбачев М.С. – СССРның беренче президенты. Ельцин Б.Н. Русиянең беренче президенты. Путин В.В. – Русиянең икенче һәм СССРның икенче президенты”.
* * *Бер ир кибеткә кергәч үзе матур, үзе җиңел, үзе өрсәң очып китәрдәй әйбер күрә. – Бу матур, җиңел, өрсәң очып китәр кебек әйбер нәрсә? – дип сорый ул сатучыдан. – Бу бит йогырт! – Ә-ә-ә... Йогырт дисез инде алайса... Ярар, миңа ике шешә портвейн бирегез!
* * * Начальнигы – кул астында эшләүчегә: – Карале, сиңа нәрсә булды? Карап торышка тыяна гына ир кеше идең кебек, көтмәгәндә-уйламаганда колагыңа алка тагып йөри башладың. – Теләсәң-теләмәсәң дә тагарга туры килә. – Нишләп? – Бер көнне хатын безнең караваттан алка тапты.
* * * Исерек мужик алпан-тилпән өенә кайтып кергәч, өстәлдә торган тортны мыскалын да калдырмыйча ашап бетерә дә йокларга ята. Иртә белән аны улы уята: – Әти, син минем барабанны күрмәдеңме?
* * * Кибеткә кечкенә малай йөгереп керә: – Мине чиратсыз гына җибәрә алмассызмы? Анда әти көтеп тора иде. – Ярар, нәрсә кирәк иде? – Бәдрәф кәгазе. |