Унөч яшьлек кыз бала көзгедән чыраен өйрәнеп тәрәзә төбендә утыра иде. Тәрәзә ачык, унҗиденче кат, аста кырмыскалар кебек автомобильләр, автобуслар, трамвайлар кайнаша. Кинәт кыз бала битендә бетчә күреп алды һәм ашый башлаган бананын читкә куеп, бетчәне сыту эшенә кереште. Бетчә шырт итеп сытылды дигәндә генә ул ялгыш хәрәкәт ясады һәм тәрәзә төбендәге ашалып бетмәгән банан аска очты. Банан “чап!” итеп асфальтка килеп төшүгә аның кабыгына урамнан йөгереп баручы бер апа басты һәм бераз шуып баргач светофор баганасына килеп сыланды. Автобус шоферы рулен кискен генә сулга борды. Шуның аркасында аның белән янәшә баручы “Тере балык” фургоны баганага килеп бәрелде. Ләкин фургонның бәрелүдән ачылып киткән ишегеннән тере балык агып чыгасы урынга аннан буйлы кием кигән һәм такыр башлы биш адәм, ә алар артыннан милиционер һәм солдат сикерде. Алар төрле якка сибелгән тоткыннарга шарт та шорт ата башладылар. Шул ук кичне шәһәрдә җинаятьчелек 5 берәмлеккә артты. Бу җинаятьләрнең иң әшәкесе бер дипломантның дипломатын урлау булды. Гөнаһ шомлыгына каршы, бу дипломатта өченче дөнья илләре агентларының тулы исемлеге бар иде, ә дипломат үзе дүрт разведканың резиденты булып чыкты һәм аны пыраклатып илдән сөрделәр. Бу эш Берләшкән Милләтләр Оешмасына кадәр барып җитте. Ике контитент арасында кораллы бәрелешләр башлануга да карамастан, БМОда тавыш бирү тынычлык сөюче көчләрнең какшамас бердәмлеген тагын бер кат раслады. Эш, бәхеткә каршы, атом сугышына кадәр үк барып җитмәде, ләкин сугышучы яклар утыз өч миллион кешеләрен югалтсалар да берәү дә отмады һәм оттырмады. Боларга өстәп шуны да әйтергә кирәк, кайбер илләрнең милли кереме дүрт процентка кадәр кимеде. Унөч яшьлек кыз баланың битендәге бетчәсен сытуы менә нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерде. www.tatyash.ru |