Иртән башы чатнап авырткан гаишник, бераз акча кысып булмасмы дип, бик каты чаптырып килүче джипны туктата. Ни күрсен – руль артында сасып-төчеп беткән бомж утыра. – Әй, бомж, бу машинаны каян урладың? – Миңа аны исерек яңа урыслар бүләк итте. Көлдергән өчен. – Ә ничек итеп көлдердең? – Мин бер пеләшнең башына кәкәй иттем, аның шунда ук чәчләре үсеп чыкты. Тегеләр тәгәри-тәгәри көлделәр. Гаишник, үзенең пеләшен күрсәтеп: – Ә минем башыма кәкәй итә аласыңмы? – Алам. Бомж гаишникның пеләшенә кәкәй итә башлый, ә куаклар артында яңа урыслар эчләрен тотып мыркылдый-мыркылдый, чиный-чиный көләләр: – Ай, үләм, ай үтерде! Болай булгач мин бу хәчтерүшкә фатир да бүләк итәм! |