Габделбөке атлы өйләнмәгән кырык яшьлек егет мин. Буйдак, ягъни мәсәлән. Ну, белеп тә кушканнар соң исемне үземә. Авылда кемдә нинди эш бар – “булышырга” бөке кебек атылып, мин барып җитәм. Узган ел авылда алты егет идек. Быел Габдүш өйләнде. Соң, җүләр булмаган егет үз теләге белән өйләнәме инде, ә?! Егетләрне әти-әниләр, я туганнары өйләндерә. Күзләрен ачып алдын-артын яхшылап карап йөрмәгәнлектән, хатын-кыз дигән зат корган ятьмәгә эләгүче егетләр дә очраштыргалый. Өйләнгән кеше бәйдәге эт кебек, ирексез бит ул. Менә мисалга президентларны гына алыйк. Кая гына бармасыннар, итәкләренә хатыннары тагылып йөри. Ә авылдагы өйләнгән ирләр кичләрен эштән кайтышлый кибеткә кереп чыгарга куркалар, чөнки өйләрендә ажгырып хатыннары көтеп тора. Кич буе клубта домино сугу кебек бәхеттән бөтенләй дә мәхрүм инде ул өйләнгән кеше. Хәләл хезмәт хакын да хаҗәтенә тота алмый. Үләм инде мин өйләнгән ир-егетләрне кызганып. Беркөнне Җәвит “Хатынга булмый ярап” дигән җырны шыңшып торды. Димәк, соңгы чиккә җиткергән моны чәчбикәсе. Аны кызганудан күңелем тулып, чак кына елап җибәрмәдем. Ярый әле, өйдә йөз илле грамм чамасы динатуратым калган икән шешә төбендә, шуны салып кына тынычландым. Өйләнеп кеше бәхет тапса, Илһам абый Шакиров күптән инде Әлфия апа Авзаловага өйләнгән булыр иде. Радиодан Әлфия апаның: “Яшь чагымда мин Илһамга гашыйк идем. Өйләнмәде бит, чукынчык”, – дип сөйләгән сүзләрен үз колакларым белән ишеткәнем бар. Һе, өйләнергә җүләр түгел бит ул безнең Илһам абыебыз. Әгәр өйләнгән булса, карурман эчләрендә, Урал тауларына менәргә хыялланып, Идел буйларында ак каеннар белән җитәкләшеп бер үзе рәхәтләнеп йөри алыр идемени ул?! Яшь чагымда миңа да чәчбикәләр күз аткалыйлар иде. Әйбәтләп юынып, кырынып, “Тройной”ны сибеп җибәргәннән соң, өскә юньлерәк кием кисәм, мин әле дә ярыйсы гына күренәм. Андый көннәрдә мине тәртә арасына кертергә теләүче чәчбикәләр дә бар. Ә мин кермим. Әнә, җүләрләр кисен ул камытны.
Солтан ӘМИРХАНОВ, Яшел Үзән районы, Осиново поселогы. www.tatyash.ru |