Нихәл, энекәш! Нишләп болай ялгызың гына кибет төбендә таптанып торасың? Мөһим эш белән? Соң мин дә трай тибеп йөрмим. Менә чыккан идек хатын белән кибетләр айкарга, күрми калдым, кая гына олаккандыр. Элек рәхәт иде – бөтен райцентрга бер универмаг. Хәзер, әнә, чуты юк ул кибетләрнең. Синең үзеңә кайсы кибет кирәк соң? Алтын алка сата торган? Үз хатыныңамы?! Кит, җүләр! Кем инде үз кулы белән хатынына алтын алка алып бирә? Яшь шул әле син, хатын-кыз кавемен беләп бетермисең. Шуның артыннан ук ул сине беләзеге-йөзеге-фәләне-төгәне дип кибеткә өстерәячәк. Ярар, менә синең үзеңә хатының ирләр бәйрәменә нинди бүләк алды? Адикалунмы? Әйттем бит! Ә син алтын алка дип шашасың! Ничек-ничек? Яратам?! Алай нык яраткач, әнә, теге түтидән ике-өч чәчәк сатып ал да, ярат, рәхәтләнеп. Аз була дип, хатын-кызга күпме бирсәң дә аз ул. Ярар, алайса витринадан әнә теге олы кәстрүлне дә өстәп бир. Эченә чәчәк салып. Яки әнә теге кибеттән исле сабын сатып ал. Хатыннар бәйрәменә үтергән инде! Тукта, нишлисең, аракы кибете бит ул! Ничек инде лутчы аракы эчәм? Менә җүләр! Ә яшь хатыныңа бәйрәм бүләген кем алып бирер? Өйләнгәнсең икән, бүләксез булмый ул, энекәш. Тукта дим, бераз сабыр ит, минем хатын кибеттән чыккач берәр төпле киңәш бирми калмас, ул яктан башы эшли аның. Чү, әнә бит чыгып килә. Кара, җилкәсендә нәрсә аның, энекәш? Тун кигән түгелме соң? Чәчрәп китим, тун! Менә бу бүләк, ичмасам, бүләкнең дә бүләге. Әйттем бит, энекәш, минем хатын гомердә бүләк сорамады дип, күңеленә ятканны үзе барды да алды. Акыллы хатын юк-бар белән ирен борчып тормый ул, кырт итеп мәсьәләне хәл итә дә куя. Нәкъ минеке кебек. Шулай бит, былбылым! Илдар ХӘЙРУЛЛИН, Түбән Кама. www.tatyash.ru |