Бүләк алу күңелле нәрсә инде ул. Вакыт үтеп, аларга күз төшергән саен бәхетле мизгелләр кабат хәтердә яңара... Менә зонтик. Туган көнемә олы кызым бүләге. Өр-яңа килеш тора, чөнки мин аның белән урамга бары тик бер мәртәбә генә чыктым. Ачкач, никадәр тырышсам да, кире җыя алмадым. Ни өчен миңа бүләк иткәннәре шунда гына башыма барып җитте. Ул кияүгә дип алынган зонтик икән. Брак булып чыккан... Тора, әнә. Шуңа күзем төшкән саен күңелем нечкәрә. Беренчедән, “Кызым бүләге!” дип горурланам. Икенчедән, башлары эшләвенә сокланам... Монысы – фотоаппарат. Кече малаебыз бүләге – җитмеш яшьлек юбилеем истәлеге. Дөрес, гомеремдә дә кулыма фотоаппарат тотканым булмады. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, бу эшкә дә өйрәнсен әле диюе булгандыр, мөгаен. Сиксәндә дә җитмеш яшьлегемне хәтерләтеп тора бирә. Ул аны лотереяга откан булган икән... Менә монысы бүләк дисәң дә бүләк! Трамплиннан сикерә торган чаңгы! Җитмеш биш яшь тулган көнне бер киявем бүләк итте. Ул эшләгән чаңгы фабрикасында хезмәт хакын чаңгылата биргәннәр. Затлы бүләк! Килгән-күргәннәр тотып-тотып карыйлар да тел шартлаталар. Дөрес, бездә таулар бала-чага чана шуарлык кына. Аннан соң яшем дә трамплиннан сикерерлек түгел: бер баскычтан икенчесенә дә көчкә сикерәм. Тора, әнә, бер күңелле истәлек булып. Ә менә монысы – балык ыслый торган мич. Энекәш бүләге. Аларда да узган айда хезмәт хакын мичләтә биргәннәр. Ә монда – Җиңү бәйрәме! Шул уңайдан мич миңа килеп керде. Дөрес, минем балык тотканым да, ыслаганым да юк. Ләкин бүләктән баш тарту килешми. Тора, әнә, өр-яңа килеш. Җиңү бәйрәмендә ел саен ишекләрен ачып-ябып карыйм. Рәхәт булып китә. Кыйммәтле истәлек! Ә менә бу ташны, балкондагы мәрмәр ташны әйтәм, Карелия тикле Карелиядән төпчегебез бүләк итеп җибәрде. Ул анда таш чыгара... Менә монысының кирәк булуы бар. Исем белән аяк сузган көнне генә чокып куясы... Бүләкләр, бүләкләр... Күп җыелды инде алар миндә. Араларында роликлы тимераяк, аяк белән этеп йөри торган самокат, альпинистлар кирәк-яраклары һәм минем пеләш башымдагы чәчләрне бөдрәләтер өчен фенга тикле бар. Өр-яңалар! Истәлекле бүләкләр... Әхәт САФИУЛЛИН. www.tatyash.ru |