Ник һаман сикерешәсез маймыллар кебек? Укытучы кергәнне күрмисезме әллә? Шым булыгыз! Хәзер география дәресе үткәрәм. Картадан миңа Чабаксарны күрсәтегез. Йә, кем беренче? Күтәрелгән куллар күрмим. Ник барыгыз да аска текәлдегез? Алайса, журналдагы фамилияләрдән башлыйбыз. Аюбаров, бас! Күрсәт Чабаксарны. “Нәрсә ул Чабаксар?” Утыр, икеле! Бакбашев, йә, син әйтеп кара. Син дә Чабаксарның ни икәнен белмисең. Чабаксар ул чуашларның башкаласы. Вәләкәрдинова! Мә, тот! Указканы тот! Күрсәт Чабаксарны. Ник сул күзең белән уң күзеңә карыйсың? Картага кара! Әй-әй, җыларга да тотынды. Утыр, икеле! Габделкарбызбашев, синең чират. Нәрсә? Картада Чабаксар юк? Мокытлар! Бу бит Казан шәһәре картасы. Монда нишләп Чабаксар булсын! Татарстан картасын эләргә кирәк. Көн дә география укып, шуны да белмисез, ә мин хезмәт дәресе укытучысы булсам да карта дөрес түгел икәнен күрдем. География укытучысы авырганда, аның урынына дәрес үткәрергә бүтән кермим сезнең янга. Габделкарбызбашев, утыр, икеле! Әй! Арттагы партадагылар! Нәрсә шаулашасыз анда? Егет, бас әле. Фамилияң ничек? Кишеров? Әйт әле, Кишеров, син картада нәрсә күрәсең? Туз? Китер әле миңа ул тузларны: менә мин аларны! Кисәкләргә, кисәкләргә! Утыр, икеле. Янындагы иптәшең бассын әле. Синең фамилиянең ничек? Сарыкҗанов, иптәшеңдә тузлар булгач синдә корольләр генәдер инде? Каян беләсез дип... Без дә бит заманында шул уеннарны уйнап үстек. Утыр, Сарыкҗанов, икеле. Кем анда кәгазь чәйнәп көпшә аша төкереп утыра? Мин төкереп авызыңа тидерсәм, тончыгып үләрсең. Мондый ишәкләр классын күргәнем юк иде әле. Бөтен нервымны бозып бетердегез. Алда әле әдәбият дәресе дә үткәрәсе. Әзерләнегез! Равил ГАЙСИН, Казан. www.tatyash.ru |