Яңа фатир котларга килгән әрсез кунак авызыннан – Абау, җаным, үләм дип торам, сезгә килеп җитешле түгел икән! Берәр җүнлерәк районга алыштырырга уйламыйсызмы соң? Хәер, бу мокрый тишегенә кем килсен инде! – Баскыч төбегез алгы бүлмәгездән дә караңгырак икән. Алкашларга, наркоманнарга кереп пес итеп чыгарга үтергән генә инде! – Карале, күршеләрегез белән начар торасызмы әллә? Ник дип ... Ишек тоткаларына, кыңгырау төймәләренә төкереп-какырып бетергәннәр ич. – Абау, нәрсәгә алдыгыз бу песине? Бетләрен, бабасырларын ничек бетерәсез? – Үләм, этләре дә бар икән! Лишайлы түгелме? Күзләре үлекли башлаган бит, юдырыгыз тизрәк! – Бөтен балаларыгыз да рахитлымы, әллә монысы гынамы? – Коридорда паркетыгыз шыгырдый икән, юри шулай эшләткәнсездер әле. Ник дип... Олы малаегыз көтмәгәндә өстегезгә килеп кермәсен өчендер инде... – Төнлегегез эшләми ахры, сантехник чакыртып тикшертегез. Ник дип... Сасы ис килгәнгә әйтәм... – Бу эскәтерне сирәк җәясез ахрысы. Ник дип... Табы икәү генә булганга әйтәм. – Бәдрәфтән гел су аккан тавыш ишетелә, әбиегезнең эче китә мәллә? – О, гөмбә! Үзегез ясадыгызмы? Кичә әбиегез гөмбә ашап агуланмагандыр бит? – Ярар, якты чагында китим инде. Караңгыга калсаң сезнең районда аяксыз калуың бар. Исән-сау торыгыз. Төшкәндә лифтыгызда тончыкмасам тагын килеп чыгармын әле... И.ИВАНОВ. www.tatyash.ru |