(Яңа сүзләр турында, көлемсерәп) Клубта җыелыш бара. Укымышлы адәм сөйли: – Җәмәгать, халыкның белем дәрәҗәсе көннән-көн үсә. Шулай да, тәрҗемә итеп булмый торган сүзләр күбәйде. Синтетика, косметика, эротика, демократия, плюрализм... Җыелыш беткәнче, кайбер сүзләрнең мәгънәсен ачыклап узыйк әле. Арадан мыеклы бер яшь нәрсә: – Эротикадан башлыйк! – Кит инде, сүз башламас борын... Менә, җәмәгать, киемеңне салганда-кигәндә тәнеңне шарт та шорт ут чәнчесә, бу инде синтетика була. Шуннан килеп, көннәрдән бер көнне буйга җиткән үз кызыңны Казан урамында очраткач танымасаң, монысы инде – косметика. Арадан чытык йөзле, күзлекле кемсә: – Ничек инде үз кызыңны танымаска? – Чөнки аның иреннәре кып-кызыл, күз төпләре кап-кара, чәчләре тузгыган , бер кулында сыра, икенче кулында тәмәке булыр... Инде килеп, демократия... Теге яшь нәрсә: – Эротика калды! – Демократиясез булмый ул, көт бераз... Менә, мәсәлән, Мәскәүдә дә, Казанда да кайберәүләр Русиянең бәйсез дәүләт булырга хакы бар, ә Татарстанның юк диләр һәм үзләрен демократлар дип атыйлар. Күзлекле кемсә: – Демократия дигәннән, кичә хатын белән сугышкан идек. Бәрелештә этебез дә катнашты, ләкин хатынны түгел, мине тешләде. Хуҗасын! Моны нинди сүз белән аңлатырга? – Эткә көн саен ашарга кем бирә? Хатының бирә! Эт – акыллы хайван, кем ашата, шуны яклый. Адәм затыннан булган кайберәүләр ашаткан кулны тешлиләр һәм шуны демократия дип атыйлар. Тагын күзлекле кемсә: – Димәк, демократия ерткычлык булып чыга? – Соң... Дөреслек бар, дөреслек бар бу сүзләреңдә... Хәер, бу сорауны Жириновскийга бирергә кирәк... Инде килеп, плюрализм турында... Мыеклы яшь нәрсә – Эротиканы оныттың! – Онытыла торган нәрсә түгел ул. Әнә теге хатынның итәгендәге бала йокыга китсен инде. Ни пычагыма дип телгә алганмындыр шул сүзне... Плюрализмда калган идек шикелле. Менә синең хатының бармы? – Кызганычка каршы, бар. – Менә син хатының белән мәҗлестән кайтып кердең. Кәефең шәп булганга һәм, шуңа өстәп, дөм томана булганга, син мәҗлестәге бер хатынны мактый башлыйсың... Ник томанамы? Чөнки акыллы кеше хәләл җефете алдында чит хатынны мактамый. Бигрәк тә, мәҗлестән дәртләнеп кайтып, урын җәйгәндә. Буйга үсүдән туктап, иңгә үсә башлаган хатының синең бу кыланмышыңнан дөрләп китә дә, бармагын бөгеп саный башлый: миргә яраган иргә ярый, ул чытлыкны инде урман бете дә, урам эте дә, исерек урыс та, слесарь Борис та белә... Ә менә гармунчы егет һаман миңа карап утырды! Бармаклары саен мәхәббәт! Шуннан соң, син дә пыскый башлыйсың. – Пыскый ди, мин сразы кабынам! – Ярый, кабынасың. Янәсе, шул да булдымы гармунчы. Бер үзенә өч шешә аракы эчеп бетерде, бирән. Әвеш-түеш китереп, өч көй уйный белә... Бер үк нәрсәгә төрле-төрле караш, капма-каршы фикерләр килеп чыга. Тик, шулай да, бәхәсләшә-бәхәсләшә, чишенә-чишенә, ахыр чиктә бер уртак фикергә килерсез. Плюрализм шул була инде. Күзлекле кемсә: – Бу кадәр әшәке сүздер дип уйламаган идем. – Юк, ул башта гына плюрализм, ә күлмәк салырга булышу – анысы теге мыеклы сабый сорап аптыраткан эротика була... Күзлекле кемсә: – Һәрбер сүзе шуңа барып тоташа, әй! Ну , бу дөньясы, эт оясы! Туйган инде... Мыеклы яшь нәрсә: – Тоташмый ни, яралгы нәрсәдән башлана соң? Ә мин туймадым әле! Кызларның су коенганын күрсәм, йөгереп киләм дә чумам! Күзлекле кемсә: – Кечкенә чакта такта ярыгыннан кызларның мунча кергәнен караган идем, ә алар шул ярыкка кайнар су сиптеләр. Шуннан бирле күзлек киям, хатын-кызларның чишенгәнен яратмыйм... Укымышлы : – Җитте, җитте, җәмәгать, монда хатын-кызлар да утыра! Хатын-кыз тавышы: – Безнең дә мунча искерде инде, җылы тотмый, кайнарлыгы тишек-тошыктан тарала да бетә.. Мыеклы яшь нәрсә: – Әле мин бер тапкыр ялгыш килеп кердем... Укымышлы: – Җитте, җитте, энекәш! Җәмәгать, җыелыш бетте бит, нигә кузгалмыйсыз инде? Тагын нинди сүзләр турында беләсегез килә, язып китерерсез. Җырның җыртыгы юк, тормышның артыгы юк, кәгазь түзә ул. Халык торып баса. Яшь нәрсә: – Ә мин менә китапта бер рәсем күргән идем, аңламадым... Укымышлы: – Җыелыш бетте, җәмәгать, тордыгыз бит инде, нигә чыкмыйсыз? Ә син китабың белән берүзең генә иртәгә минем янга килерсең, яме? Җыелышка килмәсәң дә ярый. Халык, нәрсәдер көткәндәй, әкрен генә тарала башлый. Бу салмак агымга каршы теге яшь нәрсә укымышлы янына шыга: – Хәзер, хәзер, бер генә минут, мин ул рәсемне үзем ясап күрсәтәм! Укымышлы: – Әстәгъфирулла! Сәгать ун тулган! Бүрек кайда минем? – Ашыгып сәхнә артына чыгып китә. Рәниф ШӘРИПОВ. www.tatyash.ru |