– Кайчан өйләнәсең әле? – 21 июньдә. – Төн иң кыска чакта, димәк... Куркак икәнсең... * * * Вагон-ресторан директоры яңа официантка кисәтү ясый: – Иске гадәтеңне ташла! Исерек клиентларны тышка чыгарып ыргытудан тукта! * * * Кинәт бай, икенче тапкыр өйләнгәч, улыннан сорый икән: – Я, улым, яңа әниең сиңа ошыймы? – Әти, сине тагын этләгәннәр бугай... Минемчә, бу әни бик үк яңа түгел инде... * * * – Нигә күңелең шулкадәр боек? – И, ахирәткәем!.. Матурлык салонына барырга дип иремнән 300 сум сораган идем... Ә ул, миңа озак кына карап торды да... 3 мең сум чыгарып бирде!.. * * * Дача хуҗалары, каравыл торып, бер чиләк карлыган урлаган каракны тоталар. Тоталар да: – Урлаган карлыганыңны үзең ашап бетер! – дип боералар. Теге бичара, көч-хәл белән бер чиләк карлыганны ашап бетерә дә... эчен тотып шаркылдап көлә башлый. – Нигә көләсең, дивана! – диләр дача хуҗалары. – Ә-нә, теге бакчага минем бер дустым кызыл борыч урларга кереп китте, – ди карак, һаман көлә-көлә. – Барып тотыгыз әле шуны тизрәк!* * *– Син бик кыю кеше икәнсең, Әхмәт кебек куркак түгелсең. – Нигә алай дисең? – Әхмәт, 1000 сум бурычын сорар дип куркып, миннән гел качып йөри...* * *Бер адәм төн уртасында ишек шакый. Хатыны – эчтән: – Бу синме? – Мин бугай... Айныткычка эләкмәгән булсам әгәр...* * *– Нишләптер бавырым бик авырта... – Одеколон эчәсезме? – Ярдәм итми...* * *Кинәт бай үзенә кунакка килгән берәүгә өр-яңа, галәмәт зур коттеджын күрсәтеп йөри. Карый торгач, болар ванна бүлмәсенә килеп җитәләр. Кунак, ниһаять бер кимчелек тапкан кыяфәт белән: – Һм... Кафеле бик вак икән бит... Кинәт бай, масая биреп: – Бөтен Рәсәйдә шуннан да затлысын тапмадым. Интел-Пентиум!* * *Мюллер Штирлицны үз кабинетына чакырта да, сорау бирә: – Я, кулга алынган рус радисткасы күрсәтмәләр бирдеме? – Күрсәтте, ләкин бирмәде, – ди Штирлиц, кара коелып.* * *Яңа байны терелтеп булмасына тәгаен ышангач, врач аның хатынына әйтә: – Сез барсына да әзер булырга тиеш... – Барысына ук әзер булып булмас, – ди хатын. – Әмма, ярты милкенә көч җитәр...* * *Тау курортында эшләүче бер агай азрак акча эшләмәкче була — тау ташкыны аша басма сала да, шуның аша туристларны бер тәңкәгә күтәреп чыгара башлый. Бервакыт, туристлар күп җыелганда, эшне тизләтү өчен, агай ике култыгына ике туристны кыстыра, өченчесен муенына атландыра. Уртага җиткәч хәле бетә һәм: – Әй, бер тәңкә каян килеп кая китмәгән! — ди дә, муенына атланганын түбән очыра...* * *Доктор, сезнең киңәшләрне тотсам да, анализларым барыбер начар. – Хәтерем ялгышмаса, киңәшләрем өчен биш йөз түләдегез кебек. – Әйе, төп-төгәл биш йөз. – Соң, дускай, әйбәт анализлар хәзер күпкә кыйммәт тора бит!..* * *Ике таныш очрашкан. – Шәһәргә цирк килгән, — ди берсе. — Кәмитләре бик кызык икән. – Ниндирәк кәмитләр инде? – Әйтик, филгә атланган шәрә кызлар. – Алайса, чыннан да, барып карыйсы булыр. Күптән фил күргән юк...* * *Ике ахири сыра эчеп утыра. – Әйт әле, синең хатының шәпме? — дип сорый берсе. – Кем белгән инде аны! Берәүләр, аңардан да кәттәсе булмас, диләр, икенчеләре, ярый инде шунда, диләр... Аңламассың!..* * *Палатага ак халатлы бер кеше килеп керә дә, чирленең буен үлчи башлый. Тегесе аңа: – Доктор, нигә кирәк сезгә минем буй? – Мин доктор түгел, табут ясаучы. |