Беркөнне шулай бергә эшләгән иптәшемә телефоннан чылтыраткан идем. Трубканы, нишләптер, ире алды. Мин аны командировкададыр дисәм, ул... Кабахәт демократлар! Илне таркатып бетерделәр дә хәзер кем ничек тели шулай эшләми. Предприятиеләр арасындагы бөтен элемтәләрне бетерделәр. Мин инде шәхси тормыш турында әйтеп тә тормыйм. Шулай итеп, бергә эшләгән иптәшемнең ире трубканы алды да тупас рәвештә сүз башлады: – Әлү! Мин сезне тыңлыйм! – ди. Ә нәрсә мине тыңларга?! Минем аның белән бала чукындырасы юк. – Сөйләгез! Мин сезне тыңлыйм! – дип таләп иткән була бит әле көнче тәре. Мин, билгеле, дәшмим, әмма трубканы да куймыйм. – Ясалуың җитмәгән нәрсә! – дип сүгенүгә күчте бу хәзер минем дәшмәгәнлегемә үч итеп. Нишләп “ясалуың җитмәгән” ди әле ул миңа?! Нәрсә, хатыны ясалуы җитмәгәннәрне генә сайлый микәнни? Ә бит безнең аның белән уртак сыйфатларыбыз күп – икебез дә бер хатынны яратабыз. Ул хатынын көн саен күрә, ә мин сирәк-мирәк кенә. Без бу ир белән уртак эш эшлибез. Мин ул эшләп бетерә алмаган эшләрне башкарам. Эшләп бетерә торган ир булса, минем кирәгем дә калмас иде. Шулай бит инде? Телефоннан чылтыраткач мин бит аны мыскыл итмәдем. – Әй, ясалуың җитмәгән нәрсә, хатыныңны чакыр әле, бу аның сөяркәсе чылтырата! – димәдем. Мин бит аның кәефен кырмадым, ә ул, оятсыз, минекен кыра. Рәхмәт әйтәсе урынга. Тукта, бәлки мин үзем гаепледер? Дәшми тордым бит. Бәлки миңа бу көнче тәре белән кешечә сөйләшергә кирәк булгандыр? – Агайне, безнең хатынны чакыр әле, – дип әйтергә, аннан: “Минем ярты сәгать буш вакытым бар, син ял итә тор, мин сине алыштырырмын”, – дип өстәргә кирәк булгандыр? Шулай эшләсәм, ул мине “ясалуың җитмәгән!” дип сүкмәс иде. Минем гаилә дусты гына түгел, ә ярдәмче дә булуымны аңлар иде. Бик кирәкле ярдәмче икәнлегемне. Әмир ДАВЫТОВ. www.tatyash.ru |