– Вәли, син кызлар белән ничек танышасың? – Син нәрсә! Мин бит өйләнгән! – Нәрсә, хатының таныштырамыни кызлар белән? – Син нәрсә?! Мин гомумән кызлар белән танышмыйм! – Ничек? Үзләре килеп танышамыни? – Син нәрсә? Мин урамда танышмыйм! – Ләкин бит алар сыраханәләргә бик йөрмиләр, ирләр бәдрәфенә дә кермиләр. – Ә ни пычагыма алар миңа? Миңа хатыным да җитеп ашкан, менә моннан! – Ә-ә, барып җитте, ниһаять! Димәк, син малайлар белән кызыксынасың. Алар белән танышу катлаулыракмы, җиңелрәкме? – Син нәрсә?! Мин дөрес тәрбия алган авыл малае. – Алайса кызларсыз ничек түзәсең? Ит ашамыйсыңмы? Әллә салкын душ астында торасыңмы? – Мин нормаль кеше, белдеңме? Син генә ул бетең котырганга чыдаша алмыйсың. – Карале, Вәли, син фәрештә икәнсең бит. Сине музейга куярга кирәк. Билдән түбән чишендереп. – Ник бәйләнәсең син миңа, ә? Кызлар, кызлар белән... Бүтән сөйләр сүзең юкмы әллә? – Син нәрсә, Вәли?! Нормаль ир-ат кызлар турында сөйләшмичә тагын нәрсә турында сөйләшсен! Син балыкка йөрергә яратмыйсың, мин аракы эчмим. Шулай булгач, тагын нәрсә турында сөйләшик без синең белән? Әйдә, кәҗәләнмә, бераз хатын-кызлар турында ләчтит сатып алыйк – ирләр булыйк... Әмир ДАВЫТОВ. www.tatyash.ru |