Гыйлемхан “Могҗизалар кыры”на ике сәяхәт ясап карады. Икесендә дә авылдашлары биргән юллык акчасын пыран-заран китереп, эчеп-исереп адәм мәсхәрәсенә калды. Инде шактый вакыт узып, бу вакыйга бераз онытыла төшкәч, Гыйлемхан яңадан кычытына башлады. Аны аеруча соңгы тапшыру вакытында Якубовичның бер хохол белән кочаклашып самогон эчүе дулкынландырды. Билгеле инде, машина хохолга эләкте. – Ярар, ярар, – диде боларның кыланышларына җене кузгалган Гыйлемхан. – Мин ул мыекбайның алдына какланган каз белән Нәчтүкнең первачын чыгарып салырмын. Шулчакны нәрсә сайрар икән? Безнең халык бик беркатлы бит ул, аны гомер буе алдыйлар, ә ул һаман ышана. Авылдашлары да Гыйлемханга биреп торган акчаларының җилгә очуын онытканнар, күрәсең. Эчүен ташлаганнан соң аның яңадан сәфәргә җыенуын ишеткәч, өй ишеген беренче булып Шәвәли карт ачты. – Син бу юлы теге адәмнән, зинһар, кечкенә телевизор сорап кара инде, яме. Әнә, теге юлы, дөрес булса, бер хохолга машина биреп җибәргән диләр! Икенче булып Гыйлемханның әшнәсе Әлтәф күренде: – Син, яшьти, аннан кампутыр сора. Без ул кампутыр дигән нәмәстәдән менә дигән самагун аппараты ясарбыз, нәкъ фән кушканча. Мин инде чутлап чыгардым, шикәр икеләтә азрак китәчәк! Әлтәф артыннан, исерек булса да чыраенда эрелек кыяфәте сакларга тырышып, силсәвит Мәлик күренде. – Син, малай, мине теге юлы да алдадың. Башыңны төрмәдә черетәсе иде дә, фермада эшләргә кеше юк. Шунда барып җитеп, безнең главага теге мыеклы адәмнән сәлам әйттерсәң, телең корыр идемени? Кара аны, Гыйлемхан, бу юлы махы бирә күрмә! Ишетсен колагың, миңа ыштубы иң олы холодильник апкайт. Итне куяр урын юк. Шуны эшләсәң, заффирма итәм үзеңне, чәчрәп китим. Иң соңыннан, оялып кына, почтальон Хәдичә килеп керде. – Үземә күрә зур өметләр баглаган идем сиңа, Гыйлемхан, барып чыкмады. Һаман шул Мәскәү дип шашып йөрисең. Шунда качарсың дип, кияүгә дә сиңа чыкмадым. Әлтәф исә һаман айнымый. Ул Якубовичны әйтәм, телевизор аша берәр хәстәрен күрә алмасмы?! Бик мактыйлар бит үзен, булдыра алмаган эше юк диләр... Бу сүзләрдән соң Гыйлемхан: “Ул Якубович телевизор аша синең белән ни кыла алсын ди, бу эш өчен аек, таза ир кирәк бит, дивана баш!”– дип Хәдичәгә шар ярып бер акырмакчы иде дә, ничектер, тыелып калды. Жәлләгәнгәме шунда, әллә кайчандыр яратып та йөргәне өченме? Кыскасы, Гыйлемхан Мәскәүгә бару уеннан кинәт кенә баш тартты. Әнә, Әлтәф барсын кампутыр сорарга... Гыйлемхан хәзер “ду” килеп гаилә корып йөри. Калды бит Хәдичә шул кергән килеш Гыйлемхан өендә, нәрсәгәдер ышанып. Ә ник ышанмаска, хәзер аек ир табуы үзе бар могҗиза бит ул! Ә сез “Могҗизалар кыры” дигән буласыз! Илдар ХӘЙРУЛЛИН, Түбән Кама. http://www.tatyash.ru/ |