(Бер авылда ишеткәннәрдән) – Менә сез миңа карыйсыз да, шулкадәр эчүгә бу бәндә ничек чыдый икән дип уйлыйсыз инде, иеме, каеныгызны еккыры. Сез түгел үзем гаҗәпләнәм кайвакыт. Юкса, үзе яшь тә бар бит инде. Күрәсең, сугыш елларында ашаган үләннәр организмны ныгытып калдырган – үлеп булмый. Бер уйласаң, гаҗәп тә инде: мине машина да бәреп карады, колхузның нәсел үгезе дә сөзде, аракы дип белеп уксус та эчтем – ә үзем һаман исән. Исәнлегемнең сәбәбе – ялгыз яшәвемдәдер, мөгаен. Үз гомеремдә рәттән ике елдан артык бер хатын белән тормадым мин. Менә алып кайтам мин хатынны, иеме? Күрсәтәм өйне, нәрсәнең кайда икәнен аңлатам. Кешечә генә яшәп киткән булабыз. Әмма тиздән өйдә климат үзгәрә. Ник дигәндә, түзем бетә. Үзегез уйлап карагыз: иртән торасың – ул, эштән кайтасың – ул, йокларга ятасың – ул. Мин үз гомеремдә хатынны түгел, чалбарны да ике елдан артык кимәдем. Шуңа күрә хатын “әтисе” дип әйтә башлаганчы – “выжт” сөеклем, сау бул, туганнарыңа сәлам әйт, аякларыңны өшетмә. Кайвакыт “сау бул” дияргә дә онытыла әле. Шуннан бер-ике ел тынычлап, матур гына яшәп алам да тагын берәрсе ияреп кайта. Әзрәк торабыз да – “выжт” монысын да. Нишлим соң инде – бәйсез булып туганмын – бәйсез булып үләчәкмен. Нишләп әле мин иң кадерле кешемне, ягъни мәсәлән, үземне ниндидер чит-ят кешедән сүктереп торырга тиеш? “Эчәсең”, имеш, “тартасың”... Мин күршем Гамирга аптырыйм. Үзе, мескен, ике эштә эшли, җитмәсә, бер көтү мал асрый. Ә хатыны? Перәме Геббельс инде менә. Теле генә дә, билләһи, беләк буедыр. Гамирны көненә өч тапкыр талый. Расписаниесе шундый. Җитмәсә ашарга-эчәргә дә Гамир пешерә. Инде бер тапкыр әйтеп карадым. Соң, мәйтәм, нигә дип торасың бу нәрсә белән? Минем кебек өшер дә чыгар дидем. “Ни бит, хатынсыз торып булмый бит”, – ди. Дивана. Соң, мин әйтәм, кем сиңа хатынсыз торырга куша? Бүтәнне алып кайт. “Әй, монысына өйрәнелгән инде”, – ди. Ярар, мәйтәм, өйрәнелгән булса, интек инде. Әй, соң андыйлар бер Гамир гынамыни? Ярты авыл иренең ир икәнен хәзер шул белсәң мунчада гына беләсең. Ә мин менә яшим. Эчсәм дә үземнекен эчәм. Аллага шөкер, пенсиям бар, бер атна салып йөрергә җитә, кулымнан эш килә, тамагым ач түгел. Әле беркөннәрдә бер Кайрак Салихы әйтә: “Менә син, Рәшит, кырынмаган, юынмаган, өстеңдә җыен иске-москы, нигә әз генә кешечә киенеп йөрмисең?” – ди. Оныткан бит үзенең кырыкка кадәр аягына шахтер галуштан башка нәрсә кия алмаганын. Салих, дидем моңа, әгәр дә мин, бер өч көн рәттән мунча кереп, кырынып, яхшы кәчтүм-чалбар киеп урамга чыксам, синең хатының сразы миңа ияреп кайта бит дидем. Бер нәрсә дәшмәде теге. Минем дөрес әйткәнне белә чөнки. Шулай ул тормыш. Менә минем бер песием, ике этем бар, иеме? Мин үзем ашамасам ашамыйм, әмма аларны ач тотмыйм. Һәм алар мине яраталар. Махмырдан-фәлән авырсам, песием өстемә үк менеп ята. Этләр кирәкле-кирәкмәс кешене өйгә кертмиләр, ә кесәсендә аракы булган кешегә – пожалысты, койрык болгап кына торалар. Соң, шундый җан ияләрем булганда, чуртыма кирәкме миңа постоянный хатын. Аллага шөкер, күңелем тыныч. Менә, минем уйлавымча, кеше өйләнергә тиеш булса, ул туганда паспорт белән, шул паспортына суккан мөһер белән туар иде. Ә юк бит, ирекле туа кеше. Соң, шулай булгач, нигә мин үз-үземне кемгәдер бәйләргә тиеш? Менә шул-шул... Илфак ШИҺАПОВ. www.tatyash.ru |