(Сәхнә өчен монолог) Өйгә кайткач, миңа көн саен бер генә сорау бирәләр: “Кайда йөрдең?!” Ир кеше өчен иң авыр сорау бу. Шушы сорауга матур итеп җавап бирә алмасаң – син мескен!.. Өч бүлмәле фатирың, машинаң, дачаң – хатыныңа кала, ә сиңа – тоткасыз чемодан. Кайда йөрдең, имеш... Авылдашым Исламгали чакырган иде. Яз җиткән саен мунчамны су баса, бераз нигезен күтәрәсе бар ди. Сүттек, күтәрдек, яңадан өйдек. Өмә беткәч, авылдаш бик каты сыйлады. Исергәнче өйгә кайтып җитәргә кирәк дип, Исламнардан ашыгып чыгып киттем. Юлда бер сержант туктатты да: “Кайда йөрдең?” –ди. Тагын шул ук сорау. Әллә хатынның туганы булды инде... Мин дөп-дөресен сөйләп бирдем: Исламнарда фундамент күтәрдек дидем. Әһә, ди бу, кесәсеннән богау чыгарып, син әле исламский фундаменталист икәнсең. Алып китте. Әле ярый, исемем Ваһап түгел, юкса, ваһаббист дип тә өстәр иде... Милиция бүлегендә алдыма чиста кәгазь куйдылар. Кайда йөргәнеңне бәйнә-бәйнә яз диделәр. Кыскасы, таң атканчы бимазаладылар. Иртәнге бишләрдә сәгать шалтырагач кына уяндым, юындым, киендем, “пәп” иттем дә, өемә кайттып киттем... Билләһидер, әгәр... Сез миңа ышанасыз ич инде, әйеме? Хатын да ышана. Ул гел шулай, дөресен сөйләсәң ышанмый, ә ялганласаң ышана, минем маҗараларымны аркамнан сөя-сөя тыңлый. Ялган матур була бит ул. Соң, кадерле туганнарым, “Кайда йөрдең?” дигән сорауга гел дөресен генә әйтә башласаң... Русиянең бөтен ирләре аерылышып бетәр иде. Ялганның кулы йомшак – ул безнең гаиләләрне юмалап, иркәләп, назлап саклый. Ялган – ирләрне генә түгел, илләрне дә мең бәладән коткара, бик беләсегез килсә! Тормышта кем күбрәк шыттыра – шул зуррак постка күтәрелә. Ялганчының эшен җиңеләйтер өчен телефоннар уйлап табылган, радио һәм телевизорлар гөрли, микрофоннар эшли. Ялганның тагын бер төре – әкият. Әкиятне ирләр уйлап чыгара, ә хатын-кызлар аларны балаларга сөйли. Бишектә чагында ук әкият сөйләп, без нарасыйларны матур ялганга өйрәтәбез. Һәм, үсеп буйга җиткәч, балаларыбыз безнең үзебезгә әкият сөйли башлый. Әкиятләрнең яңа төре – вәгъдә! Кем күбрәк һәм кызыклырак вәгъдә бирсә – шуны сайлыйбыз. Кандидатлар сайлана һәм сайлангач телләре шомара. Без аларны: тагын, тагын, тагын сөйләгез дип, икенче, өченче срокка рәттән сайлыйбыз. Кайда йөрдең, кайда йөрдең?! Соңгы елларда мин бу сорауга мең төрле җавап таптым. Минем өчен көн саен – беренче апрель... Бүген мең дә беренчесе. Өйгә кайтып җитәрәк, мин гел даһи әкиятчегә әвереләм, гаиләмне саклап калыр өчен матур җавап эзлим... Әйе, беләбез, мәхәббәт үзе дә ялганнан тора. Ничек инде, хатын-кызның бер бите ай, бер бите кояш була алсын?! Үзе алма, үзе хөрмә, иреннәре кызыл чия, күзләре кара карлыган дибез. Бу бит кыз бала түгел, ниндидер ассорти... “Кайда йөрдең?” дигән сорауга мең дә беренче җавапны таба алсам, бүген дә яшим. Акыл җавап эзли... һәм таба. Дөресен генә әйткәндә, мең дә беренче ялганым минем үземә дә бик ошады. Минәйтәм, эштә без хезмәткәрләр белән качышлы уйнадык, секретарьшаның кием шкафына кереп качкан идем, дүрт сәгать буе эзләделәр... Оттырмадым дигәч, и, сөенде хатын. Мин горур рәвештә телевизор каршына килеп утырам. Анда “Время” программасы бара. Хатын Мәскәү тапшыруларын карамый – аңа минем әкиятләрем дә бик җиткән! Ә сезгә мин ялган да, ә ият тә сөйләмәдем. Мин сезгә гел соңга калып кайтучы ирләр турында чын дөресен сөйләп бирдем. Камил КӘРИМОВ http://www.tatyash.ru/ |