Бер мужик тәмәке киоскында утыручы сатучыга мөрәҗәгать итә: – Сез тәмәкене данәләп сатасызмы? – Юк. Икенче көнне шул ук мужик: – Сез тәмәкене данәләп сатасызмы? – Кичә әйттем бит инде: юк! Бу хәл өченче көнне дә, дүртенче көнне дә кабатлана. Бишенче көнне түзәр әмәле калмаган сатучы: – Әйе, без тәмәкене данәләп тә сатабыз! – Алайса миңа 20 данә бирегез әле. * * * – Бэрримор, минем ботинкам эчендә нәрсә лычкылдый ул? – Солы боткасы, сэр. – Ә ул анда нишли? – Лычкылдый, сэр. * * * Ике пенсионер очраша. Бераз тегесен-монысын сөйләшеп торгач берсе сорый: – Хатының ни эшләр бетереп ята? Аннан мәрхүмәнең моннан бер ай элек үлгәнен исенә төшереп өстәп куя: – Һаман да шул зираттамы дип әйтүем.* * * Ике карт хатын сөйләшә: – Бибинур, син иреңнең ялганлаганын каян беләсең: йөзеннәнме, сүзләреннәнме, күзләреннәнме дигәндәй. – Һи-и! Моннан да җиңел эш юк: әгәр минем ирем авызын ачкан икән –димәк, ялганлый башлады дигән сүз.* * * Яшертен алкоголиклар җәмгыяте бинасына мүкәләп бер ир килеп керә. Җәмгыять хезмәткәре аңа сорау бирә: – Сез безнең җәмгыятькә язылырга дип килдегезме? – Юк, сызылырга дип!* * * Хатыны ирен игәүли: – Тагын дуңгыз булып кайткан! Бер көнне – аракы, икенче көнне – сыра, ә минем турыда уйлап та караганы юк. Болай яшәп булмый, икенең берен сайла. Ник дәшмисең? – Аракыны сайларга микән, сыраны микән дип уйлап утырам. * * * – Русия Федерациясенең бюджеты Португалиянеке хәтле генә дигән сүз дөрес микән ул? – Дөрес. – Португаллар, мескеннәр, ничек түзәләр икән? |