Өенә кайтып кергән әнисе – улына: – Спорт кибетенә ике потлы герләр чыккан. Син эзләгән идең түгелме? Улы: – Ә нишләп алмадың? * * * Кибеттә: – Сезнең мөдирегез кайда утыра? – Ә сез каян беләсез аның утырганын? * * * Бер ир – дустына: – Минем хатынның шкафы күлмәкләр, хатын-кыз чүпрәкләре белән шыплап тулган, шуңа күрә анда яшәүче көя күбәләкләре очарга өйрәнә алмый интегәләр.* * * “Ашыгыч ярдәм” хезмәте: киләбез, бәхилләшәбез, китәбез.* * * Сакаулар, тотлыгучылар, “р” хәрефен әйтә алмаучылар! Сезне бәхет басты! Галимнәр әлеге кимчелекләрдән коткаручы дару уйлап таптылар. Ул – оцеристонатриихлорогидрокарбодон! Бу даруны сорап шәһәр аптекаларына мөрәҗәгать итә аласыз.* * * Ресторанда: – Официант, миңа кофе эчәргә мөмкин булмасмы? – Мин каян белим?! Сезгә нәрсә мөмкин, нәрсә мөмкин түгеллеген әйтергә әллә мин доктормы?* * * Бер ир мырык булганчы эчкәч, өенә кайтырга җыена, ләкин, аягында басып тора алмаганлыктан, җиргә ава. Аптырагач, ул шуышып китә һәм озак кына шуыша торгач, ниһаять, кайтып җитә. Шуышып өенә керә, хатынын уятмаска тырышып, шуышып караватка менеп ята. Иртә белән ул хатыны акырган тавышка уяна: – Алкаш тәре, кичә тагын дуңгыз булып кайткансың! – Каян белдең? – Кафедан чылтыраттылар, син аларда тагын инвалид арбаңны онытып калдыргансың! * * * Калку күкрәк хәтта акыллы хатын-кызны да бизи.* * * Яхшы ирләр хатыннарына: “Кадакны дөрес какмыйсың!” – дип кисәтү ясамыйлар. |