Галим-биологның соңгы сүзләре: – Бу елан яхшы өйрәнелгән. Аның агуы кешегә зыянлы түгел.* * * Сезгә, чит планета кешеләренә, футболның нәрсә икәнен ничек аңлатыйм икән? Кыскача гына әйткәндә, футбол ул егерме ике кешенең эчмичә, тартмыйча, сәламәтлекләрен кайгыртып, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүе һәм алар өчен җан атучы меңләгән кешенең эчеп, тартып, нервыларын бозып, сәламәтлекләрен какшатуы.* * * Минем машинам бик зур. Анда биш кеше һәм хатын сыя.* * * Юл полициясе яңа эш алымын үзләштерде. Радар күбрәк күрсәтсен өчен алар хәзер автомобильгә каршы йөгерәләр.* * * – Ул хатын-кызларны утыз яшендә генә татып караган. – Ә аңа кадәр? – Аңа кадәр ирләр генә булган. – Нәрсә, ул зәңгәрмени? – Юк, кеше ашаучы.* * * Ит кибете каршында ике эт сөйләшеп тора: – Әйдә, кереп чыгабыз! – Юк. Күрмисеңмени, “Эт ияртеп кермәскә” дип язылган. – Ахмак! Безнең язу таныганны анда беркем дә белми бит!* * * Бер кыз биргән белдерү: “Тегендиме-мондыймы, әмма кайберәүләр белән кайбер эшләр майтарыр өчен танышырга каршы түгел”. * * * Ике дус очраша: – Кичә гаишниклар праваны алып калдылар. – Нишләп? – Аларны беләсең бит инде, җыен юк-барга бәйләнәләр. Янәсе, аптечкам юк, машина номеры пычракка баткан. Имеш, каршы як юлдан арт белән кызыл утка кереп киткәнмен, лыгыр исерек булганмын... |