Бер егет җир асты юлында теләнеп акча тупларга ниятли һәм өстенә иске-москы киеп, шунда чыгып утыра. Үч иткәндәй, шул вакыт моның йөргән кызы килеп чыкмасынмы! – Абау, сез минем йөргән егетемә бик охшагансыз икән! – ди ул. – Суйган да каплаган инде! – Туташ, сез ялгышасыз! – Ярар, мин аның янына кереп чыгыйм әле, бәлки өендәдер. Кызы күздән югалуга егет тизрәк өенә чаба һәм сөйгәне килеп кергәнче кайтып өлгерә. Сөйгәне: – Кадерлем, мин әле генә җир асты юлында сиңа бер тамчы су кебек охшаган теләнчене күрдем. – Бәгърем, мин сиңа ялгышасың дип әйттем бит инде! * * * Элек ничек иде: урладың, эчтең – төрмәгә, урладың, эчтең – төрмәгә... Ә хәзер ике вариант бар: 1) урладың, эчтең; урладың, эчтең; урладың, эчтең – эчкечелеккә чыктың. 2) урладың, урладың, урладың һәм – һоп – депутатлыкка! * * * Баш мие бигрәк гаҗәп орган инде: иртән йокыдан торуга ул тулы куәтенә кыбырҗый башлый һәм эшкә барып җиткәнче берөзлексез эшләвен дәвам итә. * * * Компьютер безгә ул уйлап чыгары ганчы гомумән булмаган барлык проблемаларны уңышлы хәл итәргә булыша.* * * – Мин сездән компьютер сатып алган идем... Ул тончыкты. – Ә гарантиясе нинди иде? – Гомерлек! – Тончыккач, ягъни гомере өзелгәч, димәк, гарантиясе дә беткән! * * * Җәмәгать бәдрәфенә кергәч нәрсәдән куркасың? – Сулыш алудан.* * * Пассажир: – Машинистка поездны бераз акрынрак алып бар дип әйтә алмассызмы? Проводник: – Нишләп? – Минем малай юл буендагы баганаларны санап бетерергә өлгерми. * * * Вәли өенә шалтырата: – Әни! Мин монда Гали белән бераз гына сугышып алдым... – Алай эшләргә ярамый, улым, дуслашыгыз. – Юк, хикмәт анда түгел! Мәетне җиргә күмимме яки милициягә барып, бөтенесен сөйләп биримме дип соравым. * * * – Әлү! – Әлү! – Исәнмесез! – Исәнмесез! – Ничек хәлләр! – Искитмәле!!! – Ой, гафу итегез, мин икенче җиргә эләктем бугай... |