– Синең этең нәрсәдән үлде? – Ачлыктан. – Ничек инде? – Мин аны тотып ашадым... * * * – Әлү! Бу Ленин урамындагы 12 нче йорт, 75 нче фатирмы? – Әйе! – Сезгә комодыгызның аскы тартмасында, эчке ыштаннар астында ятучы акчаларыгыз кирәкме? – Кирәк! – Алайса безнең фирмада тимер ишеккә заказ бирегез! * * * – Доктор, җенси мәсьәләдә минем хәлләр хөрти бит әле. – Бер операция – һәм барысы да тәртиптә булачак. Бәясе 30000 доллар. – Мин хатын белән киңәшеп алсам ничек булыр икән? – Киңәшегез. Икенче көнне. – Я, ничек, киңәштегезме? – Киңәштек, доктор, кухняга ремонт ясатабыз. * * * – Әти, ә нигә велосипедчыларның перчаткалары бармаксыз? – Борын казырга җайлы булсын өчен!* * * Хатыны: – Кичә син аек кайткач мин шундый бәхетле идем. Ире: – Бүген бәхетле булырга минем чират!* * * Ир кешегә ыштан уйларын яшерү өчен бирелгән. * * * – Боларның кайсысы сезнең глава соң? – Әнә бит, теге симез күт. * * * Генетиклар съездында американ: – Без сыер белән тавыкны кушылдырдык. Хәзер берьюлы сөт, йомырка һәм ит алабыз. Француз: – Без бал кортын чебен белән кушылдырдык. Хәзер яңа бөҗәк юынтык чокырларыннан бал җыеп кайта. Урыс: – Ә без карбызны таракан белән кушылдырдык. Карбызны кисеп җибәрүең була – орлыклары шунда ук як-якка сибелә. |