Ике дус очраша. Берсе: – Кичә минем яраткан этем үлде. – Минем хатын да... – Нәрсә, үлдемени? – Юк, эт белән бер. * * * Атаклы горилла белән дан тоткан зоопаркка бер хатын 16 баланы экскурсиягә алып килә. Зоопарк хезмәткәре: – Сез соңга калдыгыз, без ябылабыз. Хатын, нәфрәтләнеп: – Мин, ничәмә-ничә чакрым юл үтеп, балаларымны горилла карарга алып килдем, ә сез... – Болар сезнең балаларыгызмыни? – Кемнеке булсын тагын! – Алайса туктап торыгыз, мин хәзер горилланы алып чыгам. Ул бу галәмәтне күреп калырга тиеш. * * * Сөйгәне ташлап киткән крокодил үз-үзенә кул салырга карар бирә. Ул телефон будкасына керә һәм номер җыя: – Әлү! Бу күн-галантерея әйберләре фабрикасымы?* * * – Әлү, бу ГАИмы? Тизрәк килеп җитегез, монда авария булды! – Корбаннар бармы? – Акрын кыймылдасагыз булачак. * * * – Күзләре бар – күрми, томшыгы бар – чукымый, канатлары бар – очмый – ул нәрсә? – Үлгән карга!* * * Гадәттән тыш вакыйга. Бүген бер адәм Эрмитажда Малевичның “Кара квадрат” дигән картинасына кислота сипкән. Белгечләр әйтүенчә, картинаны элекке хәленә кайтару өчен ике ел вакыт кирәк булачак.* * * – Минем хатынның телевизор каршыннан китеп торганы юк. Хәзер аны дикторлар да таный башлады. * * * – Авыру, сез ничек бер көн эчендә ун кило авырлыгыгызны югалтуга ирештегез? – Бетчәләремне сытып чыктым. * * * Шеф – бухгалтерына: – Карагыз әле, сез минем фирмада инде 10 елдан артык эшлисез һәм шул вакыт эчендә бер тапкыр да хезмәт хакын арттыруымны сорап кергәнегез булмады. Яхшы чакта әйтеп калыгыз: миңа сиздермичә генә нинди кара эшләр майтарып ятасыз?* * * – Син мине ихтирам итәсеңме? – Син бу турыда инде бер тапкыр сорадың. – Ә син нәрсә дип җавап бирдең? – Хәтерләмим... * * * – Туташ, сез бигрәк матур свитер кигәнсез! – Матур булмаска, ул бит дөя җоныннан! – Аркагызда бүлтәеп торучы ике өркәчне күрүгә үзем дә шулай дип уйлап куйган идем. |