Хатыны ирен сүгә: – Син кайчан эчүеңне ташлыйсың? – Үзең дә беләсең, минем моңа ихтыяр көчем җитми. – Ә хатының белән ел ярым буе йокламаска ихтыяр көчең җитәме? * * * – Шулай итеп, – дип тәмамлый врач үзенең лекциясен, – өшегән җирне кар белән ышкырга кирәк. Сораулар бармы? – Бар! – дигән тавыш килә залдан. – Ә җәй көне нишләргә?* * * Әнисе улына кисәтү ясый: – Сикермә шулкадәр, корсагың зураер. Күпмедер вакыт үткәч малай урамда корсаклы хатынга юлыга: – Күп сикеренсәң менә шулай була ул!* * * – Мин походка һәрвакыт үзем белән хатынымның фотосын алып барам. Тирә-якта күк күкрәп, яшен яшьни, коеп яңгыр ява, бөтен җирдә пычрак, черки талый, ә мин фотога карыйм да уйлыйм: “И, ходаем, ничек рәхәт!”* * * – Гали Вәлиеч бүген кабул итәме? – Гали Вәлиеч һәрвакыт кабул итә. Күпме алып килдегез?* * * Миллион доллар акча эшләүнең сыналган ысулын тәкъдим итәм. Моның өчен мең ел дәвамында вахтер булып эшләргә һәм шул вакыт эчендә бер нәрсә дә ашамаска кирәк. * * * – Улыгыз географиядән бик йомшак. – Йомшак булмыйча: безнең хезмәт хакы абзар артына чыгарга да җитми бит! * * * Фирма хезмәткәре директор кабинетына керә: – Мин үзем сорарга батырчылык итмәс идем, әмма хатын акчаңны арттырсыннар ди. Директор телефон трубкасын ала һәм каядыр чылтырата. Аннан, трубканы куеп: – Нишләтергә бу хатыннарны... Минеке: “Юк”, – диде. |