| | Мине бүген көпә-көндез көчләделәр
Укытучы: – Вәли, син бу матур ташны каян тапкан идең әле? Менә бу геолог абыйны шул урынга алып барырсың. Вәли: – Булмый. – Ник? – Чөнки бүген музейның ял көне. * * * Ике дус кыз сөйләшә: – Күз алдыңа китерә аласыңмы: мине бүген көпә-көндез көчләделәр, таладылар һәм кыйнадылар. – Үлеш! Кайда? – Автобуста. * * * Анатомия дәресендә укытуч сорау бирә: – Йөрәк кайсы якта урнашкан? Вәли кулын күтәрә. – Я, әйтеп кара. – Аны да белмәскә. Эчке якта, билгеле. * * * – Мин өч хатын алыштырдым һәм хәзер аларга нәрсә кирәклеген беләм. – Нәрсә? – Яхшы ир.* * * Бер ир яңа туган баласын теркәтү өчен загска килә. – Исемегез? – Вәлиев Гали Мотыйгуллович. – Анасының исеме? – Шайтан алгыры, белмим! – Сез аны чакырганда кем дип эндәшәсез? – Мин аңа эндәшмим, ә сызгырам гына.* * * Бетховен өч симфония язган – Беренче, Бишенче һәм Тугызынчы симфония. * * * Күрше хатыннар сөйләшә: – Нобель премиясе алыр өчен ирең Стокгольмга киткән икән дип ишеттем. – Өйдәге эштән качар өчен ул хөрәсән җәһәннәм тишегенә китәргә дә әзер.* * * – Исәнмесез, бу Айдар Вәлиевнең анасы чылтырата әле. Минем улым бүген мәктәпкә бармаячак. – Нишләп? – Чөнки аңа 32 яшь тулды. * * * Әгәр хатын-кыз төннең тыныч узуын теләмәсә, чын ир кеше аңа тыныч йокы теләргә тиешме? * * * – Абрам, кая чабасың? – Почтага. – Хат саласың бармыни? – Юк, почта ябылганчы авторучкага кара җыеп калырга кирәк. |
Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: Иркә - Сабыр ит
Оценка здания Җәмилә - Мине ярат
Ильнар Сәйфиев - Нурлар чәчеп яшә Әнкәй
| |