– Әби, нишләп сыерыңны юл буена бәйләдең? Монда бит үлән дә юк, выж да выж машиналар да узып тора. Ачка үлә бит сыерың! – Юк, улым, алай димә әле син. Әнә, минем күрше гаишник булып эшли. Асфальтта басып торып, бер ел эчендә бога кебек булды. Хәзер битенә чиртсәң кан чыга. * * * Доктор – бер иргә: – Тынычланыгыз, анализлардан, тикшерүләрдән һәм рентген сурәтләреннән күренгәнчә, сезнең хатыныгыз сау-сәламәт! – Доктор, тагын да ышанычлырак булсын өчен бәлки аны ярып караргадыр? * * * Ир белән хатын кунакка җыена. Ире: – Сөеклем, кайсы күлмәгемне киим икән: каралган якалысынмы, төймәләре өзелгәненме, әллә изүендә кофе табы күренеп торганынмы? * * * Ике дус сөйләшә: – Хатынның күңеле булсын дип мин сулга йөрүемне, акчага карта уйнавымны туктаттым, эчүне һәм тартуны ташладым. – Синең хатыныңнан да бәхетле кеше юк инде алайса? – Ничек кенә бәхетле! Хәзер ул нәрсәдер әйтергә дип авызын ача да, сүз таба алмаганлыктан, көннәр буе авызын яба алмыйча йөри. * * * Сәлперәеп беткән инвалид бабай кибеткә керә һәм сатучыдан бер шешә аракы сорый: – Бабай, болай да чыкмаган җаның гына бар, тагын нәрсәгә инде сиңа аракы? – дип оялтмакчы була аны сатучы. – Кызым, ул минем өчен түгел, ә карчыгыма – аның эче каткан, врач аракы эчеп карарга кушты, – дип аклана бабай. Күпмедер вакыттан сатучы урамга чыкса – төтен булган бабай җирдә аунап ята. – Абау, бабай, бигрәк оятсыз икәнсең, карчыгымның эче каткан дип алдап маташасың әле җитмәсә! – дип җикеренә аңа кибетче. – Тс-с, кызым, шаулама, – дип җавап бирә инвалид. – Мине бу кыяфәттә күрү белән карчык астына шыр җибәрәчәк. * * * Яр буенда бер-берсеннән ерак түгел генә бер бабай белән бер ир балык тотып утыра. Бабай кармагын сала да ала, сала да ала, ә теге ирнең калкавычы селкенеп тә карамый. Аптырагач, ул көндәше янына килә: – Бабай, син нәрсәгә тотасың? Тегесенең серен чишәсе килми, шуңа күрә алдаша: – Чәйнәлгән кәҗә бугына. Теге ир дәшми-тынмый гына китеп бара һәм бераздан ярты чиләк кәҗә бугы күтәреп килә. – Кая, бабай, бер пычранган-пычранган миңа да чәйнәп бир әле. * * * – Доктор, минем бер аягым икенчесеннән кыскарак, нишләргә икән? – “Нишләргә” дип... Тыйтакларга инде. |