| | Аллё! Матурым – гөлкәем синме бу?
Журналист 130 яшьлек карттан интервью ала: – Киләчәккә планнарыгыз? – Язга өйләнергә исәп бар. – 130 яшьтәме?!! – Мин бер дә ашыкмас идем дә, әти кыстый... * * *Телефон шалтырый. Ире трубканы алып: – Аллё! Матурым – гөлкәем синме бу? – Юк! Бу мин! Синең хатының! * * *Кызы әнисенә сорау бирә: – Әни, машиналар йөреп, эштән чыккач, аларны нишләтәләр? – Әтиеңә саталар, кызым... * * * Судта шаһит прокурорның һәр соравына бик озын һәм буталчык итеп аңлатма бирә. Гаепләүченең моңа түзәр әмәле калмый: – Сорауларга "әйе" яки "юк" дип кенә җавап бирегез, – ди ул. – Безгә сезнең фаразларыгыз, төрле ык–мыкларыгыз кирәкми. – Бөтен сорауга да "әйе" яки "юк" дип кенә җавап биреп булмый бит. – Була! – дип кырт кисә прокурор. – Алайса җавап бирегезче, – ди шаһит. – Шик астындагылардан сорау алганда аларның эчләренә аяк белән тибү гадәте сездә бетерелдеме? * * * Куркуыннан дер–дер калтыранып, теш врачы янына авыру керә. – Тешегезне суыртырга кирәк, – ди врач. Авыру зәңгәрләнеп төшә, тагын да ныграк калтырана башлый. Врач аңа бер савытка салып спирт бирә: – Кыюлык өчен эчеп җибәрегез. Авыру эчә, битләре алсуланып китә, калтырануы бетә. – Йә, кыюлык кердеме? – дип сорый аннан врач. – Ничек кенә! – дип җавап бирә авыру. – Орынып кына карасыннар хәзер минем тешкә – белермен нишләтәсен! * * * Колбасаның яңа чыккан вакытында бер кеше аны ничек ашыйсын белми икән. Сатучы моңа ничек ашарга икәнен бәйнә–бәйнә язып биргән. Бу кеше сатучыга бик күп рәхмәтләрен әйтеп бер кулына кәгазь, икенче кулына колбасасын тоткан килеш кайтырга чыккан. Юлда бер зур эт колбасасын тартып алган да качкан. Шунда бу кеше этнең артыннан кычкырып көлеп калган: – Нәрсә, урладым дип куанасыңмы? Юләр, син бит барыбер ул колбасаны ашый алмаячаксың! Инструкциясе миндә калды бит! * * * Рәсемгә төшәргә килгән зур авызлы бер кыз авызының уймак кебек кенә булып төшүен теләгән. – Ярар! – дигән фотограф. – Мин: “Селкенмәгез! Төшерәм!” – дигәч, “Йөзем!” – дип әйтерсез. Менә бит бәла, теге сүз кызның хәтереннән ычкынган да, ул каушавыннан: – Күрәгә! – дип кычкырып җибәргән. – “Күрәгәнең” ничек чыгуын рәсемегезне алгач күрерсез инде, – дигән фотограф. * * *Ике кеше юлда барган вакытта атлары арыган. Арбада ашамлыклары да бар икән. Берсе, аны–моны уйламастан, ашый башлаган. Икенчесе: – Ат арыды, төш арбадан, нишләп ашарга тотындың? – дигән. Беренчесе: – Юләр син! Соң бит мин атка җиңелрәк булсын дип ашап утырам ич, – дип җавап биргән. |
Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: «Мунча Ташы» — «Папа римский»
Оценка здания Альбина Апанаева - Китәм димә иркәм
Йоктыргыч көлке бите - Көлә торган песи
| |