Балигъ булмаганнар буенча инспекторга бер “авыр” баланың әнисе зарлана: – Шулкадәр каты тәрбияләргә тырышабыз инде югыйсә. Ләкин, без сигаретка, аракыга һәм кызларга дип биргән акчаны аның наркотикларга тотуын белмәдек шул, белмәдек... * * *Судта адвокат, прокурорга мөрәҗәгать итеп: – Гаепләнүченең дебил икәнен күрмисезмени соң? – Бу аны аклау өчен сәбәп түгел. Дебиллар – синең белән минем кебек үк кешеләр алар. * * * Самолет һавага күтәрелгәч, пилот штурманнан сорый: – Ә картаны онытмадыңмы? – Онытканмын!.. – Шайтан икән! Тагын “Беломор” пачкасына карап очарга туры килә инде алайса... * * *Урамда бер биш яшьлек малай әнисенә сөйләп бара: – И-их, әни, нигә соң син бер дә йөгермисең? Йөгерергә кирәк... Менә без бакчада йөгердек, мин беренче килдем. Мине мактадылар, бүләк бирделәр... Ә син бер дә йөгермисең... Йөгерергә кирәк, әни, сиңа да... * * *Биш яшьлек малай белән әнисе кибеттән чыгып баралар. Малай әнисенә: – Эшли, әйеме? – Әйе, улым, Әлфия апаң эшли. Сату сата. – Ә-ә... Әзрәк эшли дә, аннан соң сату сата... Әйеме? * * *Ике исерек тимер юл буйлап үрмәлиләр ди. – Бигрәк текә баскыч, аратасы да бик киң... – ди берсе. – Борчылма, әнә, лифт килә... – ди икенчесе. * * *Әтисе – кызына: – Подъезд төбендә сине егетең көтеп тора! – Минеке икәнен каян беләсең?! – Минем тәмәкене тартып тора! * * * Элек студентлар имтиханны өчкә, дүрткә яки бишкә бирәләр иде... Ә хәзер – өч меңгә, дүрт меңгә, ә кайсы хәтта ки биш меңгә... * * * Ел чибәрен, “Мисс-2005”не сайлыйлар, сайлыйлар... озак сайлыйлар... Ә ул һаман сайлана да сайлана.... * * * Яшь хатын янына иптәш кызы килә. Яшь хатынның яңа туган баласына карап: – Күз тимәсен, бигрәкләр дә иреңә охшаган икән! – ди. – Үзем дә аптырыйм, – дип җаваплый яшь хатын. |