Бер пычрак күлләвектә утыручы исерек янына милиционер килә. - Сез монда нәрсә эшлисез? – Ә син кем? – Милиционер. – Ә син диңгезнекеме, әллә коры җирнекеме? – Коры җирнеке. – Алай булгач, ни дип диңгез эшләренә тыкшынасың?* * *– Имтиханнарда мин тарихтан кала барлык фәннәрдән дә икеле алдым. – Ә тарихтан ничәле? – Ә тарихтан имтихан булмады.* * *Тәҗрибәле чиновник яшь хезмәттәшенә акыл бирә: – Бернәрсәне да йөрәгеңә кабул итмә. Исеңдә калдыр: мәсьәләләрнең туксан проценты үзеннән-үзе хәл ителә, ә калган ун проценты - тәгәрәп үлсәң дә хәл итеп булмый торган мәсьәләләр.* * *Судта: – Сезне аклавы авыр булачак, ханым. Сез ирегезне алдагансыз, ул сезне җинаять эшләгән чагыгызда тоткан. – Алдакчы мин түгел, ә ул. Үзе Мәскәүгә барам дип чыгып китте, ә үзе бер сәгатьтән кире кайтып керде!* * *Әнисе – улына: – Балакаем, мин синең чәеңә көмеш балкашыгы тыгам, чөнки көмеш микробларны үтерә. Улы: – Нәрсә, мин хәзер микроб үләксәләре белән тулы чәй чөмереп утырыйммы?* * *Олы гәүдәле бер ханым кибеттә бик озак туфли сайлаганнан соң: – Болардан да зуррак туфлиләр юкмыни, – дип сорый. – Юк шул, ханым, 49-чы үлчәмнән соң чемоданнар китә инде.* * *Бер хатынның ире көтмәгәндә кайтып керә, хатыны сөяркәсен кая яшерергә белми. Ниhаять, соңгы мизгелдә аны шәрә килеш кухняга бастырып куя. Ире, моны күрү белән: – Бу нәрсә тагын? – дип сорый. – Күрмисеңме инде: антик hәйкәл ич! Вәлиуллиннарда күргән идем шундыйны, мин дә сатып алдым. Хәзер алар модада бит. Утларны сүндереп йокларга яткач, ире кухняга чыгып чәй куя, бутерброд ясый hәм “hәйкәлгә” суза. – Ашыйсың киләме? – Әhә... – Аша-аша. Вәлиуллиннарда hәйкәл булып торганда үзем дә шулхәтле интеккән идем. Шунда ник берсе килеп хәлгә керсен!..* * *Химия укытучысы: – Иптәш директор, тәҗрибәләр ясау өчен спирт кайтарткансыз икән. Әйбәт булган. Директор: – Ш-ш-шулай ш-ш-шул. Мин менә тәҗрибәне ясап та утырам бит инде, к-к-күрмисеңмени?* * *Бер үтә саран кеше өенә тыны бетеп килеп керә. Хатыны моңардан: – Нишләдең, шулхәтле арыгансың? – Өйгә кайтканда бер сум акчаны янга калдырыйм дип, трамвайга утырмастан аның артыннан йөгердем, – ди. – Ахмак син! – дип әйтә аңа хатыны. – Трамвай артыннан йөгергәнче ник такси артыннан йөгермәдең? Унбиш сумны янга калдырган булыр идең бит!* * *Бер саран ике лотерея билеты алган hәм берсенә “Ока” автомобиле откан. Шулай да, бик күңелсез йөри. Кешеләр аңардан: – Ни булды, отышка риза түгелсеңме әллә? - дип сорагач: – Ризалыгын риза да, икенче билетны алуыма бик үкенеп торам әле, – дип әйткән, ди.* * *Бер кеше ашханәдә шулпа чөмереп утыра. Аның янына киләләр дә: – Гайфетдин, тизрәк өеңә кайт, каенанаң вафат булды! - диләр. Тегесе ләм-мим, шулпа чөмереп утыра бирә. – Әй, Гайфетдин, ишетмисеңме әллә, каенанаң җан тәслим кылды бит! Кайт тизрәк! – Ишетәм, ишетәм, – дип иренеп кенә әйтә тегесе, шулпасыннан авызын алмыйча. – И, Гайфетдин, шулхәтле мәрхәмәтсез икәнеңне белми йөргәнбез икән! – диләр аңа шунда янындагы кешеләр. Шунда инде Гайфетдин башын күтәрә дә әйтә: – Ник бәйләнә бирәсез? Мәрхәмәтсез имеш! Менә шулпамны ашап кына бетерим әле, шунда күрерсез бу хәбәр аркасында нихәтле тирән кайгыга батачагымны!* * *Таза гына бер ханым табибка килә дә: – Духтыр-әфәнде, зинhар өчен ярдәм бирегез! Миңа ирем туган көнемә бер бүләк алып бирде, тик мин аның эченә hич сыя алмыйм! - ди. – Хафа булмагыз, – ди табиб, – мин сезгә хәзер бик шәп диета язып бирәм. Аны сакласагыз, бер-ике атнадан соң үзегезнең яңа күлмәгегезне кия алырсыз. – Нинди күлмәк булсын, доктор! Ирем бүләк иткән әйбер – ул бит күлмәк түгел, “Ока” машинасы!www.tatar.kz |