– Исәнме, туган! – Исән икәнемне күрәсең бит... – Соң, хәлләр ничек дим? – Нәрсә, минем хәлләрне сорарга син врачмы әллә? – Юк, болай гына соравым инде, гаиләләр ничегрәк? Эшләр дигәндәй... – Тукта, минем гаиләдә синең ни эшең бар әле? Бәлки сине минем хатын кызыксындырадыр? – Юк инде, мине синең хатынның... – Нәрсә булган минем хатынга? Бәлки сезнең үз эшләрегез бардыр? Әйт-әйт, аңлыйм мин. Минем хатын чибәр бит. – Түгел лә, алай димәдем бит мин... – Нәрсә, минем хатын чибәр түгелме әллә? Инде ямьсезләндемени? Әле генә хәлләрен сорап тордың да, хәзер инде чибәр дә түгелмени? Нигә син минем башны бутыйсың, ә? Нәрсә булды сезнең арагызда? Әйт, чын ир-ат булсаң, курыкмыйча әйт. Әллә кайчан сизә идем инде мин аны. – Соң, сизә идем дип, мин бит... – Ярар, ярар, без ир-атлар бөтенебез шундый инде. Син давай, яшермә, сөйлә барысын да. Кайда, ничек... – Юк, мин бит... Соң гаиләләр, балалар ничек дип кенә сорамакчы идем. Шулай бит инде... – Ә-ә, әле балалар дамыни? Әйтәм аны... Тәк, тәк. Бетте диген гаилә. Кара син аны, ә. Берни белмичә йөргәнмен бит. Мин сезне, мин сезнеме, судка бирәм мин. Гаиләне бозган өчен. Кара син аны, оялмыйча да миннән хатынның хәлләрен белешеп тора. Бәлки, сәлам дә әйтеп җибәрерсең? Я-я, әйт, оялма... – Соң мин бит... Тукта әле, туган, ашыкма инде. Кара, китеп тә барды. Соң мин бит аның хатынын бөтенләй белмим. Мин бит, мин бит кайчандыр бергә эшләгән таныш кеше дип исәнләшергә генә теләгән идем... Илфак ШИҺАПОВ |