Атна буе баш түбәсе тиктомалдан кычыткалап йөргән иде, тикмәгә булмаган икән. Маңгайдан бераз өстәрәк, очлаеп ике мөгез килеп чыкмасынмы! Кадалып кына китсен! Адәм мәсхәрәсе булып йөриселәрем олаймыш көннәремә калган икән. Ул мөгез дигәннәре чынлыкта хәләл җефетләре чит-ят бәндәләр белән типтергән мәхлук ирләрнең маңгайларын “бизәү” өчен генә хезмәт итте түгелме соң моңарчы? Мин, җәмәгать, арт шәрәфләренә хуҗа була алмаган хыянәтчел хатыннар аркасында мөгезле булып йөрерлек түгел инде, җиденче дистә белән барам. Һәм хәләл җефетем Кадербикә дә яше белән үзем чамалы. Кем әйткәндәй, үз күләгәсеннән үзе шүрләп гомер иткән, җаны-тәне белән иренә багынган Кадербикәме соң ятлар белән чуалучы. Инде олыгаеп беткәч түгел, көче-дәрте ташып торган яшь чагында да белмәде бит ул андый мутлык-шуклыкны. Мөгез тәнемнең күзгә бәрелеп тормаган эчкәрерәк бүтән бер җиренә чыккан булса бер хәер иде. Нәкъ менә баш түбәсендә бит, каһәр суккан нәрсә, җитмәсә, чәче коелып, пеләшләнеп беткән төшендә. Киттем поликлиникага. Мөгезләр буенча гына специальләшкән белгечләр юк икән. Алай да, сораша-эзләнә торгач, үземә кирәклесен таптым шикелле. Олпат гәүдәле табиб баш түбәсендәге шайтан мөгезләренә битараф бер караш ташлады да: – Атавизм, – диде, берни булмагандай тыныч кыяфәт белән. Хәтта күңел өчен капшап та тормады. Әйтерсең, миндәй мөгезле пациентлар белән туганнан бирле эш итә. “Атавизм” дигәне төгәл генә нәрсәне аңлата икән? Нишләп әле туксан җиде хуҗалыклы авылда нәкъ менә минем баш түбәсендә пәйда булган ул? Нишләп, әйтик, Галимҗанныкында яки Шәңгәрәйнекендә түгел, ә? Җавап алмаммы дигән өмет белән, ялварулы мескен карашымны табибка төбим. Табибым исә әнә шундый сорауларның барчасына сыңар сүз белән генә җавап биргәндәй итте. – Булгалый. Ярар, һич югы шунысына рәхмәт. Күңелне печтек кенә тынычландыргандай итте. Димәк, мөгезлеләр кайдадыр миннән башка да булырга мөмкин дип фаразлыйк. Җанны кая куярга, кая барып егылырга белми бәрелеп-сугылып йөргән кичләрнең берсендә күршем Сәетҗан абзыйга кердем. Озын гомер кичергән, заманында шактый дәрәҗәле урыннар биләгән, абруйлы, акыллы карт ул. Аның белән бүтән вакытта да серләребез килешә, бу юлы да берәр акыллы фикер-киңәш ишетмәмме дим. Гаҗәпнең дә гаҗәбе, Сәетҗан абзыйның да минем мөгезләргә артык исе китмәде. Әйтерсең, мин аңа әле бүген генә сатып алган яңа бүрегемне күрсәтәм. – Энем, әллә ни аптырарлык нәрсә түгел бу, – диде картым тыныч кына. – Бу заманда бөтенесен көтәргә мөмкин. Әгәр иртәгә үк тагы миңа кереп, аяк бармаклары урынына тояклар үсеп чыкты дисәң дә гаҗәпләнмәс идем. Кешеләр түгел, тояклы хайваннар өммәтендә калган җан ияләре бит без бүген, чиновниклар аңгыра сарыкка чыгарып бетерделәр бит инде тәмам. Илнең ярты халкы бүген хәерчелек чигендә. Эшләгән кешегә хөрмәт-кадер бетте, дистәләгән шәһәрләрдә, бистәләрдә әлегә хәтле котельныйлар, җылылык трассалары ремонтланмаган. Күпме кеше салкын фатирларда салкыннан бөрешеп утыра. Кайбер калаларда эчәр суга тилмереп яшиләр. Тәмам барып чыктык инде... Менә шулай, күрше, әле бүген син генә мөгезле, әмма тиздән һәммәбез дә нәкъ синең хәлдә калмагаек... Әхәт ФАЗЫЛҖАНОВ. www.tatyash.ru |