– Әлү, Люся, нихәл, мин әле бу! Кайдан чылтыратам?.. Посттан. Юк, Люся, ГАИ постыннан түгел. Үзең беләсең, машинаны урлаганнарына биш былтыр бит инде... Мин югары посттан чылтыратам, Люся! Мине кичә президент итеп сайладылар! Кем җүләр – минме?! Халык? Бу постта нәрсә эшлимме? Утырам, Люся... Юк инде, төрмәдә түгел... Төрмәдә хәзер элекке президент утыра... Тирә-ягымда нәрсәме?.. Телефоннар, Люся, бер егермеләп булыр... Тагын нәрсә? Ниндидер чемодан... Төймәләре дә бар... Нинди төймәләр?.. Белмим, Люся! Монда һәр төймә астында ниндидер язулар. Хәзер укыйм... Укыйм, Люся: “Америка”, “Европа”... Бу, Люся, мөгаен, ниндидер махсус элемтәдер. Төймәгә бастың – Америка белән элемтәгә керәсең, бүтәненә бастың – Европа белән... Хәзер басып карыйм әле... Люся! Люся! Бу андый төймә түгел икән. Әле генә ярдәмчем аңлатты: бу атом-төш төймәсе икән! Мин аздан гына басмыйча калдым! Ой, Люся, гафу ит, мине чакыралар! Ничек инде кая?.. Ант эчәргә! Ярый, соңыннан чылтыратырмын... Люся, Люся, бу тагын мин әле! Антны? Эчтем, әлбәттә... Антны гына түгел. Күпме? Юк, Люся, санап тормадым. Нәрсә дип... коньяк, виски, шампан. Юк, мин аек! Яшьнеге-яшьнеге белән бирделәр. Юк дим бит инде, бүләк рәвешендә. Ой, Люся, гафу ит, монда минем янга сәркатип кыз керде. Нәрсә кигән? Бер нәрсә дә кимәгән... Юк, Люся, андый мәгънәдә түгел. Гади генә киенгән дип әйтүем... Түфли, колготка... Күлмәге дә бар, билгеле! Исеме ничек? Хәзер Люся, беләм... Белдем – Моника исемле! Юк, Люся, Левински түгел, ләкин яңгырашы буенча охшаган... Ул нәрсә эшли?.. Тезләнеп утырган... Кайда дип... Минем каршымда инде. Син нәрсә, Люся?! Ничек синең башыңа шундый уй килә?! Ул тезләнгән килеш пыяла ватыклары җыя. Нинди ватыклар? Мин ялгыш графинны төшереп җибәрдем... Су графинын... Ой, Люся, гафу ит, миңа монда фәрман китерделәр! Нинди дип... Кул куярга инде... Гафу ит, мин сиңа соңыннан чылтыратырмын... Әлү, Люся, бу тагын мин... Фәрман? Әйе, кул куйдым... Нәрсә турында? Кем белгән инде аны, бәяләр турында бугай. Әллә күтәрәсе шунда, әллә төшерәсе... Соңыннан ачыклармын әле... Аннан нәрсә эшләдем? Үбештем! Юк, Люся, сәркатип кыз белән түгел! Илчеләр белән. Бөтенесе дә ир-атлар! Юк, Люся, нинди “зәңгәр” инде тагын?! Битләрен генә үптем... Беркетмә буенча шулай каралган... Ник ышанмыйсың? Елама инде, зинһар! Елама дим, Алла хакы өчен! Син бит минем бердәнберем! Юк, егерме беренче түгел! Әлү, әлү, Люся! Әйе, тагын мин... Каян чылтыратам?.. Өемнән. Мин монда үзем генә, Люся! Нишләп каравылсыз?.. Мин отставкага чыгам, Люся! Синең хакка... Нишләп ахмак?.. Кремльдә яшәп карыйсы килгән иде?.. Ник аны баштарак... Ой, Люся, монда мине эзләп килделәр... Нишләп төрмәгә? Юк, төрмәгә түгел, отставканы кабул итмәгәннәр... Ничек инде кем?! Халык! Срогыңны тутырмыйча чыкты юк диләр. Нәрсә, нәрсә? Бәхетле? Мин дә бәхетле, Люся! Сине өйдә көтәм! Ничек инде кайда? Өйдә, Кремльдә... Әлбәттә, Люся, мин дә сине үбәм! Үбәм дим! Ой, Люся, гафу ит, миңа монда вертолет җибәргәннәр, соңыннан чылтыратырмын! А.МАКУНИ www.tatyash.ru |