Мин аңа бары бер тапкыр, ул бала тудыру йортында ятканда гына хыянәт иттем. Анысы да бернинди арткы уйсыз, шатлыктан гына. * * * Минем бер генә кимчелегем булды – бүтән кешедән корсаклы идем. * * *Иремә хыянәт итүнең бернинди мәгънәсе юк: мин аны яратмыйм. * * *Нишләргә дә аптыраган: мин Вәлидән корсаклы, ә аның аборт ясатырга акчасы юк. Галинең акчасы бар, әмма ул, җүләр, минем бала табуымны тели, корсакка аннан уздым дип уйлый. * * *Мин матди проблемалары булмаган хатын-кыз белән танышырга хыялланам. Бу – хирыслыктан түгел, ә андый хатын-кызларны беркайчан да очратканым булмаганлыктан. * * *Хатынның әти-әнисе: “Улың нәкъ син инде – суйган да каплаган!” – дип гел кабатлап торганлыктан, минем күңелгә шик төште. |