Төнге трасса буйлап элдерткәндә, Синюхин үзе дә сизмәстән кычкырып уйлый башлады: – Өйгә кайтып керүгә хатынны култык астына кыстырам да... Юк, башта юынып чыгам. Шуннан соң аның башында шул уй гына бөтерелде, ләкин тагын ике сәгатьтән ул бу уена кайбер төзәтмәләр кертте: – Ваннадан чыгуга хатын янына – җылы юрган астына чумам һәм... Юк, башта ашап алам! Күңеленнән ике тәлинкә токмачлы аш ашап, кабымлыкка куелган тозлы кыяр кимерә-кимерә өченче стаканны каплап куйгач, ул тагын уйларына төзәтмә кертте: – Юк, өч стакан күп була, чаманы белергә кирәк. Кухняда ук хатынны... Юк, башта йокыны туйдырам: йоклыйм, йоклыйм, йоклыйм... ... Юл читенә төшеп капланган машинасы астыннан мүкәләп чыгып, бик озын итеп сүгенгәч, Синюхин уйларына соңгы төзәтмә кертте: – Искә төшеп, игътибарны читкә җәлеп иткәне өчен башта хатынның ипи шүрлегенә менеп төшәм, аннан лыркылдатып күтенә тибәм, аннан юынам, ашыйм һәм йокларга ятам! А. ПАССЕТ. www.tatyash.ru |