Элекке кешеләр иртәгә, берсекөнгә, атна ахырында үзләре белән нәрсә булачагын алдан белмичә ничек яшәделәр икән? Дөрес, төш юраганнар, буш чиләкле хатын-кыздан, кара мәчедән качканнар һ.б. Хәзер исә, газеталарда йолдызнамәләр чыга, аларда барысы да алдан әйтеп, кисәтеп куелган. Менә, бу атнаны гына алыйк. Йолдызнамәдә үгезбозауларны, димәк, мине дә кисәткәннәр: “Финанс ягыннан уңыш көтә. Күңелең тартмаган эшкә тотынмавың хәерле. Сәламәтлегең турында кайгырт. Атна башында чит илгә чыгудан тыелып тор”. Дүшәмбе көнне бер генә чит илгә дә чыкмадым. Башка көннәрне дә барып йөрмәдем. Шулай итеп, үземне бер бәладән саклап калдым. Финанс дигәне уңышлы булды. Биш тапкыр эшкә барып кайттым, шәһәр транспортына бер тиен дә тотмадым. Өч көнендә качып-посып билет алмадым, ике көнен җәяү барып кайттым. Кермәсә дә чыкмаган бит, илле сум янда калды, ягъни финанс ягыннан уңышка ирештем. Ял көнне баҗа бакчадагы йортын салышырга чакырган иде, бармадым. Чиләк белән измә ташырга бер дә күңелем тартмады. Сәламәтлек турында уйлап, мунча кереп кайтттым да, кан басымы күтәрелгәндер дип, төшерә торган дару каптым. Бераздан артык төшеп китмәгәе дип, бер стакан аракы эчтем дә, диванга ятып, газетадан киләсе атнага йолдызнамә эзли башладым. Тукта, бу нәрсә? Хата киткән бит. Мин, ялгышып, бу атнада узган атна йолдызнамәсе буенча яшәгәнмен ләбаса! Ә бит ничек туры килгән иде, чукынчык! Рафикъ АБДУЛЛИН, Әлмәт. www.tatyash.ru |