– Кичә мин Ләйсән белән үбештем! – Менә бит! Ә үзең тагын мин эчмим дигән буласың!.. * * * Ике бабай әрепләшә: – Мин, Вәли, синең җеназаңа да килмәячәкмен. – Ә мин, Гали, синекенә киләм!* * * Ресторанда официант: – Хөрмәтлем, башыгызны күтәреп торыгыз әле, мин сезнең салатыгызны алыштырам.* * * Бүген төнлә билгесез кемсәләр, үзләрен милиция хезмәткәрләре дип күрсәтеп, эшкуар П. утырган төрмә камерасының ишеген шакыганнар. Сизгерлеген югалткан камера хуҗасы ишеген ачуга, теге явызлар пычак белән янап, камерадан П.ның бөтен җиһазларын, акчаларын, сантехникасын һәм берничә кыйммәтле картинасын төяп чыгып киткәннәр.* * * Хатыны –иренә: – Күңелсез гаилә тормышын бераз терелтеп җибәрер өчен бәлки безгә бер-беребезгә хыянәт итеп караргадыр? – Мин карадым инде, файдасы юк.* * * Файдалы киңәш. Әгәр кан дошманнарыгызны арттырырга теләсәгез, дусларыгыз белән уртак эш башлап җибәрегез.* * * Укытучы – Вәлигә: – Синең бу билгеләреңне күргәч, атаңның чәчләре агарачак бит! – Агармаячак! – Нишләп? – Чөнки аның башы пеләш!* * * Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы: – Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме кем? – Кем? – Укытучы. – Каян белдең? – Утырыр алдыннан ул урындыкны бик җентекләп өйрәнде. |