– Бәгърем, ир кеше буларак, чүп чиләген әйләндереп кер әле. – Матурым, мин иренәм, үзең әйләндереп кер. – Бәгърем, әгәр түгеп кермәсәң, иртәнге чәйне үзеңә-үзең әзерләп эчәрсең... – Матурым, әгәр син миңа иртән чәй әзерләп эчермәсәң, икенче көнне үк бөтен дусларың сиңа чынлыкта ничә яшь икәнен беләчәкләр. – Ә синекеләр – синең караватта бер эшкә дә ярамаганыңны... – Матурым, ул вакытта миңа синең кичләрен аракы чөмерүеңне һәм наркотиклар куллануыңны сөйләп бирергә туры киләчәк. – Бәгърем, өр-яңа очкыч сызымнарының кем тарафыннан урлануы мәгълүм органнарны кызыксындырмый калмас дип уйлыйм. – Яхшы, матурым, синең кичләрен эчүеңне һәм наркотиклар куллануыңны мин беркайчан да беркемгә дә сөйләмәячәкмен. – Ә мин синең караватта... – Ә мин с ңа чынлыкта ничә яшь... – Ә мин сиңа һәр иртәдән чәй әзерләп эчертермен... – Кая, матурым, мин чүп чиләген әйләндереп керим әле, син, көне буе чабып йөреп, арыгансыңдыр. – Рәхмәт, бәгърем! Безнең, ичмасам, синең белән боткабыз пешә, башкалар кебек талашмыйча гына уртак телгә килә беләбез. В. ШИМБЕРЕВ http://www.tatyash.ru/ |