– Әлү, синме бу? – Мин. – Трубканы бик озак алмадың. – Хәл хөрти. – Кичә эчкәндә дөнья оҗмах иде диген... – Шулай шул... Үзең ничек? – Минем дә өстән трактор үткән кебек. – Хатының тукмакламагандыр бит? – Кем белә инде. Бәлки... Син ул явызны беләсең бит инде. – Минеке дә кимен куймый. – Авызга бер керсә туктый алмыйбыз шул. – Иблис үзе керә алмаган урынга башта аракыны җибәрә, аннан үзе керә ди. – Шулайдыр, шулай булмаса теге ике чәчбигә бәйләнер идекмени. – Аларын мин хәтерләмим. – Ничек инде? Болар белән рәт чыгарып була дип үзең башладың бит. – Шуннан? – Аракы алдык та, аулакка кереп утырдык. – Чыктымы соң рәт? – Юк. Аларга без түгел, ә безнең аракы кирәк булган. Эчтеләр дә качтылар. – Өйгә ничек кайтканыңны хәтерлисеңме соң? – Хәтерләмим. Иртән ишек төбендә идәндә уянып киттем. – Ә мин битне эт ялаганга уяндым. – Урамда йоклагансыңмыни? – Юк, өйдә. – Сезнең эт юк бит! – Хәтереңә төкерим! Соңгы тапкыр бездә эчкәндә ул сине тешләде дә түгелме соң әле? – Тукта-тукта, монда ниндидер ялгышлык бар. Син Хәсәнме? – Юк, ә син Рамил түгелмени? – Түгел. Калтыранган кул белән номерны дөрес җыймаганмын ахры. Ярый, бигайбә, мин үземнең яшьтигә чылтыратыйм әле... – Әлү, син Хәсәнме? – Әйе. – Нәрсә озак кыймылдыйсың? – Хәл хөрти. – ... Абугали ГАЛИМОВ. www.tatyash.ru |