– Карап-карап торам да, сез көн саен ресторанда! – дип битәрли полковник поручикны. – Менә минем үземнең мондый җирләргә йөрергә акчам җитми. – Ә кая куясыз акчагызны? – Алып кайтып хатынга тоттырам. Ә инде ул миңа күпмесен кире бирә – барысы да минеке. – Их, белмисез сез, полковник, хатын - кызның җаен. Арттан килеп, йомшак кына иңнәреннән кочып алыгыз, муеныннан үбегез һәм сорагыз – акча кесәгездә булачак. Полковник өенә кайткач барысын да поручик өйрәткәнчә эшли. Арттан килә, хатынының муенын үбә һәм җавап ишетә: – Нәрсә, поручик, тагын акчаң беттеме? |