Сезнең чегән хатыннарының юравын “Кәкре каен”га терәтүгә тиңләвегез миңа бик ошап бетмәде, хөрмәтле “Т.Я”. Мин үзем әле күптән түгел генә, моннан 50 ел элек бер чегән хатыныннан юраткан идем. Кызык бит! Чәчәк кебек чагым. Күрәм, яшь кенә бер чегән кызы урам буйлап каршыма килә. Матурлыгы! Чем-кара күзләре! Атлауларына кадәр ошады. “Юра әле, пажалысты”, – дим моңа. Кулымнан тотып алды да кызу-кызу нидер сөйли башлады. Ә мин уйлыйм: “Яшь, әлбәттә, әмма хатындыр бу”, – дим. Карап торам-торам да: “Билләре бик нечкә, басып торулары да кызларга охшаган, кыздыр бу, мөгаен”, – дим. Өйләнәсемне, ир буласымны, балалар үстерәсемне, хатынымның колы буласымны, эшкә банкы белән аш ташыйсымны әйтте дә бирде. “Т.Я.” газетасына язылачагымны да каяндыр белгән. Югалып калдым: “Т.Я.” га 80 яшь тулгач, ни була?” – дим, юләр кебек. “81 белән китәчәк”, – ди. Анысын да хак әйтте, чыннан да, шулай булып чыкты. (Кыз булгандыр ул, мөгаен. Хатын булган булса, мин аны түгел, ул мине туктаткан булыр иде). Хәтта Флюра Низамованың Зөләйха Кыдашева исеме астында мәкаләләр язасын да әйтте. 50 ел элек! Ул вакытта әле Флюра ханым планда да булмагандыр. Тагын ниләр әйтте соң әле ул? Ә! Яшәү рәвешегезне үзгәртмәсәгез, татар дигән ыстанда бер татар гәзите дә калмаячак диде. Иң соңгысы “Татарстан яшьләре” исемендә булачак дип кисәтте. Рас килә бит! Ләкин мине шушы көнгә кадәр бер сорау бимазалый: кыз булды микән мин 50 ел элек туктаткан чегән хатыны, әллә кыз бугай дип уйлавыма да карамастан, хатын булды микән? Берәр багучы чегән хатыны очратсам, һичшиксез әйттерәм әле шуны. Кесәмне соңгы тиененә кадәр чистартса да әйттерәм! Рәүф ИБРАҺИМОВ. www.tatyash.ru |