1 банка консервланган сөләйман балыгы (лосось), 4 пешкәч йомырка, 3 — 4 кишер, 3 бәрәңге, 2 баш суган, 1 банка майонез. Бу салатны иң яхшысы — тирән пыяла савытта әзерләү, чөнки анда берничә катлам булачак, һәм алар матур булып күренеп торачак. Салат өчен консервланган теләсә нинди балык алырга мөмкин, тик ул томатта түгел, ә майда булырга тиеш. Банкадагы балыкны тәлинкәгә салырга да (мае банкада кала), чәнечке белән иэгәләп, салат савытының төбенә, аның өстенә юка гына итеп майонез салырга кирәк. Балык өстенә башта пешкән йомырка агын ваклап, аннан соң майонез салалар. Аннары эре тишекле угычта уылган кишер, майонез, вак итеп туралган башлы суган, тагын майонез, шулар өстенә эре тишекле угычта уылган бәрәңге һәм майонез салына. Салатныңөаен чәнечке белән вакланган йомырка сарысы һәм вак итеп туралган яшел суган белән бизиләр. |